Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:32
Милли Идарә ныклык күрсәтә

Илдә сәяси-хәрби вәзгыять бик болгавыр булуына карамастан, Милли Идарә һәм аның нәзарәтләре дөньяда берни дә булмаган кебек эшчәнлекләрен дәвам иттерә; яңа карарлар чыгара, киләчәккә карап планнар һәм програмнар төзи, үзләренә буйсынган оешмаларга күрсәтмә бирә.

Мәгариф нәзарәте мохтарият биләмәләрендә милли мәгариф нәрсәгә нигезләнеп төзелергә тиешлеге турында тәфсилле материал биреп, киләсе уку елында эшләнәсе эшләрне күрсәтә, Милли Идарәнең 27 февральдәге җыелышында кабул ителгән мәркәз һәм җирле оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы кагыйдәләрне халыкка белдерә, шулай ук шәкертләргә биреләчәк стипендияләрне билгели, Уфада җәйге курслар ачылу, аларга кабул ителү шартлары һәм уку-укыту програмы хакында хәбәр бирә.

Мохтарият тупрагында (территориясендә) төрледән-төрле 98 мең чамасы мәктәпләрне бер идарә канаты астына җыю омтылышы бик мөһим һәм кирәкле эш була. Патша хакимияте вакытында мөселманнар мәгариф проблемасын үзләре хәл итәргә тиеш булганлыктан, һәр төбәктә аерым кешеләр яки җәмгыятьләр әйдәләве белән байтак уку йортлары ачылган, ләкин аларда уртак програмнар кулланылмаган. Дөрес, җәдитчеләр бу буталчыклыкны бетерергә тырышып караганнар каравын, ләкин кемнәрнедер мәҗбүр итәргә хокуклары булмагач, тырышлыклары күп очракта бушка киткән. Мәдрәсәләрдә эшләгән мөгаллимнәр билгеле бер педагогик система буенча белем алмаган.

Мәгариф нәзарәте Уфадагы урыс-башкорт мәктәбен (училищесын) дә тикшерү астына алырга тели, тик большевиклар моңа каршы була.

Нәзарәт чыгарган күрсәтмәләре, белдерүләре халыкка тәэсир итми калмаган. Мәсәлән, мөгаллимнәр өчен җәйге курсларда катнашу яки Европада уку өчен, стипендия алуга нәзарәткә күп кенә гаризалар килә.

Үз чиратында, дин эшләре нәзарәте (мөфтилек) дә, мәгариф нәзарәте дәрәҗәсендә үк булмаса да, булдыра алган кадәр эш алып барган.

Мохтарият биләмәләрендә бик күп җир большевиклар хакимияте астына кергәннең соңында ахуннардан, муллалардан һәм төрле оешмалардан Советлар игълан иткән рәсми никах (язылышу) турында диния нәзарәтенә күп кенә сораулар килә башлый. Казый Ризаэддин бине Фәхретддин һәм сәркатиб Мөбәрәкшаһ әл-Хәнәфи кул куйган җавап рәвешендәге документта элекке тәртипнең, ягъни дини никахның киләчәктә дә ясалачагы халыкка белдерелә.

Моннан тыш нәзарәт мохтарият тупрагындагы төрле вакыйгаларны күзәтеп, аларны бәяли, шуның белән бәйле карарлар чыгара, кайбер дин әһелләренең ялгыш гамәлләрен тәнкыйтьләп чыга, хәтта кайбер имамнарны вазифадан бушата. Мәсәлән, Кыешкы авылы мулласы Мотаһһар Хәйдәр Камаледдиновның Мөхлисә Бубыйны тәнкыйть итеп, аның казый булуын канунсыз эш итеп күрсәтергә маташуын гаепләп чыга һәм имамны урыныннан ала. Бу вакыйгага аерым әһәмият бирелә: Камаледдиновтан сорау алу беркетмәсе тулысынча бастырыла, бу эш хакындагы карар нәзарәт рәисе һәм мөфти Галимҗан Баруди, казыйлар Салихҗан Урманов, Габдулла Сөләймани һәм сәркатиб Вәлимөхәммәд Тәрҗеманилар тарафыннан имзалана. Әлеге карар белән диния нәзарәте үз тарихында тәүге тапкыр казыйлыкка сайланган хатын-кызны яклап, бу мәсьәләдә катгыйлыгын күрсәтә.

Нәзарәткә төрле җирләрдән шикаятьләр килә. Шуларга нигезләнеп, мөфтилек 1918 елның башыннан алып мартка кадәр алты имамны вазифаларыннан азат итә, 12сенә, шул исәптән аларның җидесенә әхлаксыз гамәл кылган өчен, кисәтү ясый.

Нәзарәт мәчет корылышын һәм аның тышкы күренешен әзерләү эшен үз өстенә алып, шуның белән бәйле 8 матдәдән торган кагыйдәләрне матбугатта бастыра. 1918 мартның 8 мартында булып узган җыелышта нәзарәттә алты бүлек оештыру турында карар чыгарыла. Диния нәзарәте чыгарган тагын бер мөһим карар 15-28 майда Уфаның "Госмания" мәдрәсәсендә мөхтәсибләр җыелышын үткәрү турында була.

Малия (финанс) нәзарәтенә килсәк, ул милли салымның җыелу тәртибе хакында урыннардан килгән сорауларга җавап итеп "канун басмага бирелде, тиз вакыт эчендә аны тарату башланачак" дип белдерә, гомумән алганда, агымдагы эшләр белән шөгыльләнә.

Милләт Мәҗлесе сайлаган тәфтиш инспекция һәйәте дә эшкә керешә. Мөфәттиш-тикшерүчеләр Зыяэддин әл-Камали, Җамаледдин Хурамшин һәм Хәбибулла Әхтәмов, 1918 елның 4 апрелендә милли хәзинәне һәм исәп-хисап дәфтәрләрен тикшерә башлый.

Милләт Мәҗлесенең икенче сессиясе конституциянең 10 матдәсе буенча 1918 елның 14 маенда сәгать 12 дә ачылырга тиеш була. Бу хакта Милләт Мәҗлесе рәисе исеменнән Бөньямин Әхтәмов һәм сәркатиб Г.Акчурин кул куйган махсус белдерү чыга. Күрәсең, Милләт Мәҗлесе әгъзалары киләчәккә карата өмет өзмәгәннәр.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG