Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Гатин "Казан Кирмәне" җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде


Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсенең элекке башлыгы Марат Гатин “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиеваның урынбасары итеп билгеләнде.

Гатин Кол Шәриф мәчете белән бәйле мәсьәләләр өчен җаваплы булачагын хәбәр итте.

Татарстан президенты фәрманы нигезендә Марат Гатин 13 августта идарә җитәкчесе вазифасыннан бушатылды.

Гатин Татарстанның Арча районында туган. Каһирәдә гарәп теле һәм ислам нигезләрен, шулай ук политология фәнен, Казан Дәүләт педагогия университетында филология укыган.

2006 елдан Татарстан президенты каршындагы тышкы мөнәсәбәтләр идарәсенең Азия һәм Африка илләре бүлеге киңәшчесе, 2009 елдан бүлекнең башлыгы булып эшләгән.

2010 елда Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсенең башлыгы итеп билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG