Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы бармак эзләрен теркәү тәртибен аңлатты


Русия эчке эшләр министрлыгы фәрманы нигезендә теләгән һәр кеше бармак эзләрен төшереп аларны полициянең мәгълүмат базасына терки ала. Министрлык бу гамәлнең бушка һәм кешенең үз теләге белән генә башкарылганына басым ясый.

Русия кануны нигезендә җинаять кылуда шикләнелгән кешеләрнең генә бармак эзләрен бирүләре мәҗбүри. Рәсмиләр бу гамәлнең табигать казалары йәки башка төрле һәлакәтләрдә танымаслык хәлгә килгән мәетләрнең кем булганын ачыкларга ярдәм итәчәк, дип белдерә. Канунга каршы чыгучылар Русиянең полиция дәүләтенә әйләнүенә ризасызлык белдерә.

Европаның күп кенә илендә һәм АКШта яшәү өчен бармак эзләрен тапшыру гадәти хәл.
XS
SM
MD
LG