Accessibility links

Русия хөкүмәтендә татар фамилияләре күренми


Русиянең яңа хөкүмәтендәге 206 түрә арасында бер генә татар булуы җитәкчелекнең татар халкына мөнәсәбәтен чагылдыра.

“Коммерсантъ Власть” журналы Русиянең яңа хөкүмәте исемлеген бирде. Күз автомат рәвештә татар фамилияләре эзли. Иске хөкүмәттә ике татар фамилияле кеше министр кәнәфиендә утырса, яңа хөкүмәттә чыгышлары белән татар булган министрлар юк. Татарстан хөкүмәтендә министр кәнәфиендә булган Элемтә һәм масскүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровны Татарстан җитәкчелеге “безнеке” дип саный анысы. Ә татар фамилиялеләргә килгәндә, яңа хөкүмәтнең иң төп 206 әгъзасы арасында бер генә татар фамилиясе очрый. Ул – табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин. Тумышы белән Киров өлкәсеннән булган 1980 елгы Гыйззәтуллин былтырдан бирле министр урынбасары булып эшли.

Русиянең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин
Русиянең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин
1990 елдан, Иван Силаев хөкүмәтеннән алып исәпләгәндә, Русиянең яңа тарихында бу инде унбишенче хөкүмәт. Русия Хөкүмәтендә стартны 1992 елда Фикърәт Табеев ачып җибәргән иде. “Черномырдинның беренче хөкүмәте” атамасы белән тарихка кереп калган хөкүмәттә ул 1993 елга кадәр Федераль милек фонды рәисе вазифаларын башкарды. Фонд кына дип карамагыз – ул вакытта илдә хосусыйлаштыру кампаниясе бара иде, фонд эшчәнлеге буенча министрлык белән тиң дип әйтергә була. Аннан соңгы дүрт елда татарлар “ял итә”.

Черномырдинның икенче хөкүмәтендә 1997 елдан РФ Дәүләт милке министры булып Фәрит Газизуллин эшли башлады һәм бу урында 2004 елга кадәр хезмәт итте. 1996 елда әнисе татар булган Аман Тулиевның БДБ илләре белән хезмәттәшлек министры итеп куелуын да билгеләп китәргә кирәктер.

Фәрит Газизуллин министр итеп билгеләнгәннән соң 9 хөкүмәт алышынды, ләкин татар фамилияләре хөкүмәттән өзелмәде. 2003 елда Касьянов хөкүмәтендә Эчке эшләр министры итеп Рәшит Нургалиев билгеләнде. 2007 елда Виктор Зубков премьер–министр итеп билгеләнгәч, хөкүмәттә тагын бер “безнең” исем барлыкка килде – икътисадый үсеш һәм сәүдә министры итеп Эльвира Нәбиуллина билгеләнде. Татарлар Нәбиуллинаны “татар!” дияргә ашыкса, башкортлар үзенеке икәнлеген исбатлады. Ике халыкның уртак каһарманнары шактый – язмышыбыз шундый.

Медведев хөкүмәте белән кабат 1990 елларга әйләнеп кайтабыз – хөкүмәттә министр дәрәҗәсендә татар фамилиялеләр калмады. Әйткәнемчә, министрлыклар, федераль хезмәтләр һәм агентлыкларда җитәкче урында эшләүче бердәнбер татар фамилияле кеше министр урынбасары.

Президент хакимиятендә татар фамилияләре исә элек ят күренеш иде, бүген исә анда Президент киңәшчесе итеп билгеләнгән элекке министр Нәбиуллина бар. Билгеле, киңәшче кәнәфие белән министрныкын чагыштыру урынсыз.

Билгеле, “Нургалиев нинди татар булсын, татарча белми, фәлән” дигән кебек сүзләр әйтергә мөмкин. Сүз чыгышлары белән татар булганнар хакында бара. Татарча беләләрме–юкмы, Русиядә бу кешеләр татар буларак кабул ителә. Бөтен Русия буенча сибелгән татарлар руслардан кала икенче урында, ил белән идарәдә дә татар фамилияләрен күрәсе килә. Ләкин – юк. Путин ил белән идарә иткән вакытта ике татар фамилияле кешенең министр булуын һөдһөд тоткан кебек бәяләп кабул итүчеләр дә булды – менә бит, Путин татарларны ярата... “Менә бит, безне дә бәялиләр” дип сөенү урынлы булдымы икән?

Русиядә татарлар 3,88 процент булса, хөкүмәттә татар фамилиясе 0,5 процент. Әле башкортлар белән бергә санасак, барлыгы 5 процент килеп чыга. Ирексез, “шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?” дип кабатлыйсы килә. Чагыштыру өчен – Русиядә 2 процент тәшкил иткән украиннар аз гына да кимсетелмәгән. Олы кәнәфиләрне алып торучылар гына да җитәрлек – Козак, Герций, Новак, Онищенко. Министр урынбасарларын саный китсәң, тагын унлап Сторчак–Оноприенколарны табарга була. Әле нинди әһәмиятле урыннарда диген! Русия хөкүмәтендә ул кадәр сандагы татарларны күз алдына да китереп булмый.

Путинның түрәләрнең милләтләренә кагылышлы сорауга җавап итеп “без кешеләрнең милләтенә карап түгел, эш сыйфатларына карап алабыз” дигәне бар. Моннан чыгып, федераль җитәкчелек өчен үзебезнең шактый булдыксыз халык булуыбызны танырга гына кала. Билгеле, сәбәп монда түгел. Сәбәп – сәясәттә. 206 түрә арасыннан бер генә кешенең татар булуын бернинди очраклылык белән дә, халыкның булдыксызлыгы белән дә аңлатып булмый. Русиядә ничә елга бер ике татар кешесенең министр булуына да шактый сыкранды һәм зарланды шовинистлар. Нургалиевне тәнкыйтьләгәндә, утлы кисәүләр татар өстенә дә очты.

Бүген Мәскәү Русия украиннарын урыстан аерып карамый һәм аларны икенче сортлы итеп күрми. Бәлки, киресенчә, кайбер очракларда Русия хөкүмәтенә украиннарны махсус куярга тырышалар кебек тә тоела. Әйтик, Украина белән газ сөйләшүләре барганда Христенконың украин фамилияле булуын илбашы махсус атап әйтте: янәсе, сезнең белән үзегезнең кеше сөйләшүләр алып барачак.

Русиядә украиннарның икенче урындагы халык булуы Мәскәү өчен һәр яктан әйбәт. Урыслашкан украиннар тел ягыннан да, дин ягыннан да нидер дауламыйлар. Шуңа күрә дә бүгенге шартларда Русия хөкүмәтендә дәрәҗәле урыннарда татар фамилияләрен күреп булмый. Бүгенге шартларда Татарстан хөкүмәтендә дәрәҗәле урыннарда чуваш-мариларны күз алдына да китереп булмаган кебек.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG