Accessibility links

Димәшктә иминлек көчләре һәм гыйсьянчылар арасында бәрелешләр булды


Сүрия башкаласында бүген иминлек көчләре һәм гыйсьянчылар арасында бәрелешләр булды, берничә сугышчы һәлак булган, берничәсе кулга алынган.

Сугышчылар башкаланың көнбатышында иминлек көчләренең корылмасына һөҗүм иткән булган.

Оппозиция хәбәр итүенчә, Димәшкнең төньягында каты шартлау булган. Бүген иртән шулай ук Димәшкнең үзәгендә БМО күзәтүчеләре урнашкан кунакханә янында машинага куелган бомба шартлады. БМО күзәтүчеләренә зыян килмәде, дип хәбәр итте Сүрия тышкы эшләр министры урынбасары Файсал Микдад.

AFP мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә Сүриянең Азатлык армиясе алган.

Мәккәдә мөселман илләре җитәкчеләренең Сүриягә багышланган очрашуы дәвам итә. Анда катнашучылар Сүриянең Ислам хезмәттәшлек оешмасында әгъзалыгын туктату мәсьәләсен тикшерә. Иран бу карарга каршы чыга. Тәһран Сүриянең хәзерге президенты Башар Әсад режимын яклый.
XS
SM
MD
LG