Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күк бүре" сәхифәсенә җинаять эше ачу канун бозу булып тора"


"Күк бүре" хокук яклау хәрәкәте пикетта
"Күк бүре" хокук яклау хәрәкәте пикетта

Уфадагы мәхкәмә "Күк бүре" сәхифәсендә булган кайбер мәкаләләрне экстремистик дип тапты. Башкорт яшьләренең "Күк бүре" хокук яклау хәрәкәте рәисе Азат Сәлмәнов үзләренең бу сәхфәгә бернинди катнашы булмауны әйтә һәм сәхифәне гаепләүне канун бозу дип белдерә.

Азат Сәлмәнов сүзләренчә, "Күк бүре" иҗтимагый оешмасы белән, сәхифә нәкъ аларга карый, "Күк бүре" хокук яклау хәрәкәте арасында бернинди дә бәйләнеш юк. Алар икесе ике әйбер һәм сәхифә алар эшчәнлеген яктыртып кайбер мәкаләләр генә бастыра. Сәхифә өчен кемнең җаваплы булуын да белмәвен әйтте ул.

Узган ел "Күк бүре" хокук яклау хәрәкәте юстиция министрлыгында рәсми теркәлергә теләгән, әмма аларга гел аяк чалып килгәннәр. Хокук яклаучылар үзләренең дөреслеген дәлилләп теркәтү өчен республиканың конституция мәхкәмәсенә кадәр барып җиткәннәр, әмма мәсьәлә алар файдасына хәл ителмәгән.

Башта прокуратура “Күк бүре” сәхифәсендәге кайбер мәкаләләрнең "экстремистик юнәлештә" булуын белдергән. Аның берсе, Русия думасына сайлау алдыннан, 2011 елның ноябрь аенда, "бу сайлау үткән дип саналмасын өчен бюллетеньнәрне бозарга" чакыру турында булган. Прокуратура бу язманы "сәяси вәзгыятьне тотрыксызландыру һәм җәмгыятьтә дошманлык тудырырга тырышу" буларак бәяләгән. Шулай ук "Айрат Дилмөхәммәтов себер төрмәсендә көрәшен дәвам итә" дигән мәкалә дә прокуратура хезмәткәрләренә ошамаган.

"Коммерсант" хәбәр итүенчә, Уфаның Орджоникидзе районы прокурорының баш ярдәмчесе Илья Дмитриев Русия юстиция министрлыгына бу мәкаләләрне ил күләмендәге экстремистик эчтәлектәге язмалар исемлегенә кертү өчен үтенеч җибәрелгәнлеген белдерә.

"Безне дә, сәхифәне дә юк итәргә телиләр"

Сәлмәнов прокуратура, мәхкәмә һәм Русия тикшерү комитетының Орджоникидзе районы бүлеге алып барган бу гамәлләрне кануннарны тупас рәвештә бозу дип бәяли.

"Күк бүре" хәрәкәте вәкилләре Салават Юлаев һәйкәле янында
"Күк бүре" хәрәкәте вәкилләре Салават Юлаев һәйкәле янында
“Канун бозылып җинаять эше ачылу безне нык гаҗәпләндерә. Чөнки күчереп бастыру һәм чыганакның сылтамасын кую канун бозуга керми, ул вакыттагы Русия кануннарына күрә, аның өчен бары тик административ җаваплылыкка гына тартырга ярый һәм мең сумнан алып өч меңгә кадәр штраф каралган. Алар канун бозып җинаять эше ачтылар.

Былтыр прокуратура бер мәкалә астындагы фикер белдерүгә эш ачып мине җаваплылыкка тартырга теләгән иде инде. Анда башкортларга каршы фикер язылган иде. “Ни өчен мине җаваплылыкка тартырга телисез, минем бу сәхифәгә бернинди катнашым да юк”, дип әйткәч аптырап калдылар. Мине җаваплылыкка тарту өчен алар фикер белдерүгә үзләре үк язып калдырырган булырга да мөмкин.

Инде бу юлы да нәкъ шулай ук эшләмәкче булалар күрәсең. Бу җинаять эше кузгатылу турында миңа берни дә әйтмичә, сәхифәне экстремист эчтәлектә дип белдерергә телиләр. Болар барысы да канунга каршы эшләнә, чөнки мәкаләләрнең кайдан алынганлыгы күрсәтелгән. Алар әнә шулай итеп “Күк бүре” хәрәкәтен дә, әлеге сәхифәне дә юк итәргә телиләр. Алар бу сәхифәнең безгә сүзебезне әйтергә мөмкинлек бирүен, күрәсең, аңлап алдылар. Шулай итеп юкка чыгарырга телиләр”, диде Сәлмәнов.

Аның сүзләренчә, сайлаулардагы алдашулар, канун бозылуларга каршы үткәргән чаралары һәм шулай ук Башкортстанда президент атамасын юкка чыгаруга протест белдерүләре һәм башка гамәлләре хакимиятләрнең ачуын чыгара. Һәм өстән хокук саклау оешмаларына әлеге хәрәкәтне дә, сәхифәне бөтенләй юкка чыгарырга кушылган. “Безнең туры сүзле булуыбыз, дөреслек таләп итүебез аларга ошамый”, ди Сәлмәнов.

"Азатлык" "Күк бүре"не яклаячагын белдерә

Июнь аенда Уфада “Күк бүре” хокук яклау хәрәкәте һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге киләчәктә президент постын саклау, татар-башкорт халыкларының хокукларын яклау өчен бергәләп эшләячәкләре турында белдергән иде.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин “Күк бүре” хокук яклау хәрәкәте сәяси яктан активлашканга “Күк бүре” сәхифәсе аша аларга басым ясарга телиләр дип белдерә. Шулай ук “Азатлык” җитәкчесе буларак үзенә карата да басым көчәюен дә әйтә.

“Беренчедән, алар сәяси яктан активлашып киткәнгә җинаять эше кузгатылган. “Азатлык” белән “Күк бүре”нең килешү төзүе дә үз йогынтысын ясагандыр. Минемчә, ул сәхифәдә экстремистик материал юк. “Күк бүре”, белүемчә, башкорт халкының хокукларын яклау белән генә шөгыльләнә.

Бу кысарга теләүләр безгә таба да бар. Бүген миңа карата өч административ эш кузгатылган. Аның берсе “Тукай исән!” дип коймаларга язган өчен, калган икесе, янәсе без хакимиятләр белән килешенмәгән чаралар оештырганбыз.

Аның өстенә митингларга чыкканнан соң хәзер мине фатирдан куалар. Пикеттан кайтып керүгә, хуҗа хатын туганнары торырга килүен әйтеп бер ай эчендә фатирны бушатырга кушты. Икенче көнне үк сәхифәдә бу фатирның тагын биреп торылачагы турында белдерү чыкты.

Аннары митингта булган вакытта минем паспортым юкка чыкты. Болар барысы да махсус оешмаларның минем тормышымны катлауландырырга теләүләрен күрсәтә”, диде Нәбиуллин.

Ул “Күк бүре” җитәкчеләренә гаепләү белдерелә башласа, төрле чаралар үткәреп, шул исәптән пикетларга чыгып, аларга теләктәшлек белдерергә әзер булуларын да әйтә.
XS
SM
MD
LG