Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

Марат Гатин: "Бәлки, кырыслыгым җитеп бетмәгәндер"


"Казан Кремле" музей-тыюлыгы мөдиренең урынбасары Марат Гатин

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы мөдиренең урынбасары Марат Гатин

Марат Гатин "Казан Кремле" музей-тыюлыгы мөдиренең урынбасары булып эшли башлады. Ул “Азатлык” радиосының сорауларына җавап бирде.

— Марат әфәнде, Сезне дин идарәсе башлыгы вазифасыннан алачаклары билгеле идеме, әллә Сезнең өчен бу көтелмәгәнрәк килеп чыктымы?

— Без – хөкүмәт кешеләре, кайда әйтәләр, кайда билгелиләр, шуның белән ризабыз. Бүген монда, икенче көнебез билгесез. Дәүләт башлыгы берсенә дә “сине эшеңнән азат итәбез”, дип алдан кисәтеп куймый.

— Бу вазифадан китүегезне төрлечә бәяләделәр. “Провал” дип тә әйттеләр, идарәдә аналитика аксады, кабинетта гына утырып эшләп булмый дигән шелтәләр дә әйтелде. Марат Гатинга кырыслык җитмәде, йомшак булды диделәр. Бу сүзләр белән килешәсезме? Үзегезнең эшчәнлегезне ничек бәялисез?

— Камиллеккә ирешү авыр. Эшләп җиткермәгән вакытлар, хаталар да булды, килешәм. Бу бик авыр һәм җаваплы өлкә, моңа кадәр андый җирдә эшләгәнем булмады. Миңа яхшы сабак, зур тәҗрибә. Кимчелекләрем булганы белән килешәм, ләкин идарә эшләп кенә киткән иде, башлангычы начар булмады. Кайбер мәсьәләләрдә “наработкалар” бар иде, кайсы очракта нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге системага салына башланган иде.

Кабинеттан чыкмыйча эшләдем дип әйтә алмас идем, руханилар белән элемтәләр урнаштырып, күбесе белән уртак фикергә килә алдым. Руханилар икенче калып кешеләре, аларга административ фәрман биреп кенә алга китеп булмый. Бәлки, кырыслыгым җитеп бетмәгәндер, анысы белән килешәм.

— Сезне дин эшләре идарәсенә башлык итеп билгеләү авыр вакытка туры килде. Нурлаттагы вакыйгалар, Госман хәзрәт Исхакыйны эшеннән алу, чираттан тыш Татарстан мөселманнар корылтаен уздырып, яңа мөфтине сайлаттыру, ризасызлыклар арту, пикетлар, Кол Шәрифтә имам вазифасы өчен чыккан гауга... Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз белән уртак тел табу җиңел идеме?

— Ел ярым эчендә бергә эшләргә тырыштык, чөнки уртак фикергә килү мөһим. Әлбәттә, төрле вакытлар булды, килешмәгән чаклар да бар иде. Кулның биш бармагы да төрле булган кебек без дә төрлечә уйлыйбыз бит, карашларыбызда капма-каршылык туган вакытлар булды. Эш вакытында төрлесе килеп чыга. Шулай да һәр мәсьәләне уртага салып сөйләшә идек, бу да эш, килешергә тырыштык.

— Мөфтигә карата дәгъвалар күп, дини белеме сай, кырыс эшли диләр. Мөфтине дәүләт кушуы белән түгел, ә имамнар тарафыннан сайлануы, бу өлкәдә демократия калдыру дөрес булмас идеме? Имамнарны да эшләреннән азат итеп, өстән билгеләү дөрес булдымы?

— Илдус хәзрәтне куйдылар дигән формулировка белән килешмим, корылтайда күпчелек имамнар аның өчен тавыш бирде. Берсе дә көчләмәде, басым ясамады.
Һәр өлкәдә бер идарәче булырга тиеш, аның канаты астында команда тупланырга тиеш. Яңа җитәкчелек килгәнче һәр имам-мөхтәсиб үз-үзенең карамагында иде. Илдус Фәиз килү белән тәртип урнаштырыла башлады, ул бердәм структура төзергә тырышты. Аның бу эшчәнлеген хуплыйм.

— Татарстанга каршы һөҗүм, махсус оештырылган кампания бара дигән фикер туа. Матбугатта республика турында гел тискәре мәгълүмат тарала. Махсус көчләр республикадагы тыныч вәзгыятькә күпсенеп, болгаталар кебек тоелмыймы сезгә?

— Матбугатны күзәтеп бардык. Төрле фикерләр туа, ниндидер бер нәтиҗә ясау авыр, өздереп бер ни әйтеп булмый. 19 июльдә булган вакыйгалар Татарстанның уңай имиджына тискәре йогынты ясады. Татарстанда мондый хәлләр бервакытта да булмады, барысын да үррә катырды дисәң дә була, әзер түгел идек. Киләчәктә мондый хәлләр булдырмас өчен бөтен көчне куярга кирәк.

— Бу вакыйгалардан соң тентеүләр булды, шактый мөселманнар кулга алынды. 600гә якын татар мөселманы тикшерү изоляторына утыртылды, әле дә чыкмаучылар шактый. Сез, дин идарәсе башлыгы буларак, аларның хәлләрен белештегезме, яннарына бардыгызмы, кызыксындыгызмы?

— Кызыксындым, әлбәттә, ләкин махсус тикшеренүләр баргач, безне дә кертмиләр, без дә барысына да ачык булган материаллар белән генә таныша алабыз.

Кулга алынган кешеләргә килгәндә, моны артык күперттеләр. Теләсә кем тоткарланмады. Сезгә дә, миңа да килмәделәр бит. Кайчандыр кимчелекләр, гаепләре булган кешеләрдән сорау алдылар. Бер ни булмаган очракта кешеләр шунда ук җибәрелде. “Следствие” кысаларында шикләнгән кешеләр әлегә изоляторда кала бирә. Бүгенге вәзгыятьне аңлап сабыр итәргә кирәк.

— Узган ел бик матур итеп зурлап республика күләмендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Быел да ул булырга тиеш иде, ләкин кинәт кенә аңардан баш тарттылар. Сәбәбен куркынычсызлыкны булдыру авыр дип аңлаттылар. Татарстанда хәзер шул кадәр куркынычмы соң? Сабан туйлардан, җыеннардан баш тартачаклармы? Бу кемнең инициативасы булды?

— Чыннан да, узган ел зур бәйрәм булды. Шактый кеше җыелган иде, Кремль яныда чатырлар куелып, мөселманнар бергәләп дога белән авыз ача алды. Без быел да аны зурлап уздырырбыз дип өметләндек, өч мең кеше булыр дип көтелде. Ләкин Диния нәзарәте белән шундый уртак фикергә килдек: аны быел уздырмау хәерлерәк, чөнки интернетта төрле видеолар да пәйда булгач, көтеп тору дөресрәк дип уйладык. Бу – идарә һәм нәзарәтнең уртак фикере. Мәчетләрдә ифтарлар уза, бернинди дә куркынычлык юк. Киләчәктә бу матур башлангычны дәвам итәрбез дип ышанам.

— Барысын да бер сорау кызыксындыра: Рамил хәзрәт Юныс кайда?

— Ышанасызмы, юкмы, аның кайдалыгын белмим. Рәсми рәвештә ул имам вазифасыннан чыгарылмады, әлегә фәрман юк.

— Быелгы Ураза Гаете Кол Шәрифтә узачак дигән сүзләр бар. Рөстәм Миңнеханов узган ел бәйрәмдә булды, быел аның килүе көтеләме?

— Президентны көтәбез, Алла боерса, ул гадәте буенча Ураза бәйрәмендә мөселман өммәте белән бергә булыр дип ышанабыз. Гает кайда булачагы әлегә өздереп әйтә алмыйбыз, Кол Шәриф яки Мәрҗәни булырмы ул, әйтә алмыйм.

— Сезнең яңа вазифадагы эшчәнлегегез нидән гыйбәрәт булачак?

— Мин Кол Шәриф өчен җаваплы. Андагы дини йолалар уздыруны, зур бәйрәмнәрне оештыру, имамнар белән эш итүләр, хуҗалык эшен дә күзәтү минем карамакта. Имамнарны ТР Диния назарәте билгели, ләкин бу эш безнең белән берлектә башкарылачак. Алар тәкъдим итә, без раслыйбыз. Бу процедура ничек барачагын, нечкәлекләрен уйлыйбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG