Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Шартлау куркынычы булган «Аэрофлот» очкычы Исландиядә утырды


Русиянең «Аэрофлот» ширкәтенең Нью-Йорктан Мәскәүгә юл тоткан очкычы шартлау булачагы турындагы шалтыратудан соң ашыгыч рәвештә Исландиягә төшеп утырды. Очыш вакытында АКШ тәртип саклаучыларына билгесез кеше шалтыратып бу очкычта шартлаткыч тулы биш чемодан булуын һәм аларның Мәскәүгә килеп җиткәч тә шартларга тиешлеген хәбәр иткән.

Очкычтагы 200 юлчы чыгарылган, багаж тикшерелгән, бомба табылмаган. Бүген кич юлчылар Мәскәүгә очачак.

XS
SM
MD
LG