Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Ислам хезмәттәшлек оешмасында әгъзалыктан чыгарылды


Ислам хезмәттәшлек оешмасының Мәккәдә узган саммитында Сүриянең оешмадагы әгъзалыгын туктатып тору турында карар кабул ителде. 57 мөселман иле кергән бу оешма әлеге карарны Сүриядә көч куллануның дәвам итүе һәм хакимиятләрнең аны туктатыр өчен бер чара да күрмәве сәбәпле кабул итүен белдерде. Рәсми Димәшк хакимиятен яклаучы Иран бу карарга каршы тавыш бирде.

Чәршәмбе көнне Сүриянең төньягында хөкүмәт көчләренең Азаз шәһәрен утка тотуы нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше һәлак булды. Бу шәһәр Алеппо шәһәренә якын урнашкан.

Шулай ук бәрелешләр башкала Димәшктә дә булды. БМО күзәтүчеләре урнашкан кунакханә янында машина шартлатылды. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә “Сүриянең Азатлык армиясе” алды.

БМО кеше хокуклары шурасы билгеләгән махсус комиссия май аенда Һула авылында булган көч куллануны тикшерүне тәмамлап, йөздән артык кешенең һәлак булуында Сүрия хакимиятләре гаепле, дигән нәтиҗәгә килде. Үлгәннәрнең яртысыннан артыгы балалар иде. “Ике як та - хөкүмәт көчләре һәм гыйсьянчылар бу сугыш барышында “кешелеккә каршы” җинаятьләр кыла”, диелгән БМО кеше хокуклары шурасы комиссиясе хисабында.

Бүген БМО иминлек күзәтүчеләренең Сүриядә калу-калмау мәсьәләсе тавышка куела. Халыкара күзәтүчеләрнең Сүриядә эшләү вакыты 19 августта чыга.
XS
SM
MD
LG