Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр идарәсе Норлатта террорга каршы чара баруын кире какты


Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге башлыгы Ирина Нижельская хәбәр итүенчә, Норлатта террорчыларга каршы чара бармый.

"19 июльдә үк башланган гадәти тикшерү бара. Мондый тикшерү чаралары Норлат районында гына түгел, башка бик күп район һәм авылларда үтә. Чарада боралаклар да катнаша, әмма бу гадәти хәл, алар урман янгыннарын һәм рөхсәтсез ауга чыгучыларны эзли," дип белдерде матбугат хезмәте башлыгы.

Узган төндә социаль челтәрләрдә Норлат районында КАМАЗ машиналарында ОМОН көчләре торуы, боралаклар очуы һәм хәрби машиналар китерелүе турында хәбәрләр таралган иде.
XS
SM
MD
LG