Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эквадор WikiLeaks хуҗасы Джулиан Асанджка сыену бирде


Эквадор тышкы эшләр министры Рикардо Патино WikiLeaks хуҗасы Джулиан Асанджка Эквадорда сәяси сыену бирелүе турында хәбәр итте.

Эквадор Асанджка гадел хөкем сорап Британия, АКШ һәм Швециягә җибәргән мөрәҗәгатьләргә җавап булмады, шул сәбәпле Эквадор Асанджка куркыныч яный, дип аңа сыену хокукы бирергә булды, диде министр.

Асандж июнь аенда хатын-кызларны көчләүдә гаепләү нигезендә Швециягә тапшырылуыннан качып Лондондагы Эквадор илчелегендә сыенган иде.
XS
SM
MD
LG