Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Pussy Riot төркемен яклап урам җыены үтәчәк


Русиянең 40лап шәһәре белән бергә җомга көнне Казанда да Pussy Riot панк төркеме кызларын иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыены үтәчәк. Хакимиятләрдән моның өчен рөхсәт алынган. Чара Бауман урамында җиде сәгать дәвам итәчәк, дип планлаштырыла.

Иртәгә Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсендә Pussy Riot төркеме җырчыларына хөкем карары чыгарылыр, дип көтелә.

Февраль аенда төркем җырчылары Коткаручы Гайсә чиркәвендә “Путинны куарга чакырган” гыйбәдәт-чыгыш ясаганнары өчен хулиганлыкта гаепләнеп хөкем ителә.

Прокурор Мария Алехина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевичка өчәр ел төрмә җәзасын сорады. Адвокатлар аларның гаепсез булганын белдерә.

Узган атнада Германия парламентының 120дән артык депутаты Pussy Riot төркемен яклап имза җыйды һәм аларны иреккә чыгаруны сорап язган мөрәҗәгатьне Русиянең Германиядәге илчесенә тапшырды.

Мәскәүдә чыгыш ясаган АКШ җырчысы Мадонна кызларны яклап сәхнәгә аркасына “Pussy Riot” дип язып чыкты. Җырчы Джон Леннонның тол хатыны, авангард рәссам һәм җырчы Йоко Оно, Путинга мөрәҗәгать итеп, "төрмәдә чын җинаятьчеләргә урын калсын, җырчы кызларны иреккә чыгарыгыз", дип белдерде.

Казанда үтәчәк чараны Казан ватандашлар берлеге “Русия пиратлар партиясенең” Татарстан бүлеге оештыра.
XS
SM
MD
LG