Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һөҗүмнәрне оештыруда шикләнелгән Рөстәм Гатауллин иреккә чыгарылды


“Идел-Хаҗ” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Гатауллин
“Идел-Хаҗ” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Гатауллин
“Идел-Хаҗ” ширкәтенең баш мөдире Аяз Миңгалиев хәбәр итүенчә, ширкәтнең мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин иреккә чыгарылган.

Гатауллин 19 июль террор гамәленнән соң икенче көнне кулга алынган иде. Адвокат Марина Еникеева аның сак астында калуын нигезсез дип атады. “Гатауллинның бу җинаятьне кылуын дәлилләүче мәгълүмат юк. Сораштырылган шаһитлар да аның җинаятькә катнашы булуын расламый”, ди ул.

Гатауллин үзе чын җинаятьчеләрне табыр өчен тикшерү эшләренә булдыралганча ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Диабет белән авырган “Идел-Хаҗ” җитәкчесе сәламәтлеген игътибарга алып, сак астыннан азат ителүне үтенде. Ләкин мәхкәмә аның 20 сентябрьгә кадәр сак астында калу карарын гамәлдә калдырган иде.

Гатауллин медицина фәннәре кандидаты, өч баласы һәм ике оныгы бар. Шәкертләргә стипендия түләү кебек күп төрле хәйрия эшләрендә күп катнашкан 57 яшьлек эшкуар "Наско" һәм "Идел-Хаҗ" ширкәтләрен булдырган.

Җомга көнне Татарстанның Югары мәхкәмәсендә шулай ук һөҗүмнәр белән бәйле кулга алынган Марат Кудакаевның үзенең ике айга (20 сентябрьгә кадәр) сак астында калдырылуына ризасызлык белдереп тапшырган шикаяте каралачак.

Кудакаев Вахитов районының үзен сак астында тоту карарын гамәлдән чыгаруын сорый.
XS
SM
MD
LG