Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:43

Дүрт елдан 300 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыенучы Омски авгуcт башында чираттагы туган көнен билгеләде.

Быелгы шәһәр көне Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның килүе белән тарихта калыр. Дөрес, ул Омскида өч кенә сәгать булды, “Омски ныгытмасы” тарихи-мәдәни комплексында бәйрәмгә килгән халыкны сәламләде, тимерюлчылар белән очрашты. Бәйрәм уңаеннан оештырылган башка бихисап чаралар җирле башлыклар катнашында узды.

Шәһәрнең төрле ял урыннарында – бакча-паркларда, Омски ныгытмасында, «Яшел утрау» ял комплексында үзешчән һәм һөнәри артистлар чыгышлары барды, кичен халык 10 меңнән артык тамашачы сыйдыра торган «Арена Омск» спорт комплексына Лайма Вайкуле концертына агылды.

Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте «Яшел утрау» ял комплексында “Омски – төрле телләрдә” дип исемләнгән милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты. Фестиваль кысаларында гала-концерт булды, милли йорт-җир әйберләре күргәзмәсе эшләде.

Фестивальнең концерт програмында татар мәдәниятын Омскиның «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле һәм Кемерево шәһәреннән килгән биюче егетләр күрсәтте, күргәзмәне милли-мәдәни мохтарият оештырды.

Кемереводан килгән егетләр – “Дуслык” ансамбле биючеләре Валерий Гарифуллин һәм Дамир Йосыпов дәртле биюләре белән көчле алкышлар яуладылар. “Бәйрәмнәрдә без юлда, булган шәһәрләрдә истәлеккә әйбер алырга яратам, монда кашыклар алдым, алар миңа эш өчен дә кирәк”, ди Валерий Гарифуллин. Бездә бер проблем – татарча белмибез, әмма өйрәнергә тырышабыз, ди, Кемероводан килгән биюче егет.

Бәйрәмгә туган шәһәренә кайткан Дәүләт Думасы депутаты, “Ватаныбыз-Себер” хәйрия фонды президенты Олег Смолин татар күргәзмәсе белән танышты.

Олег Смолин, безнең шәһәребез монда яшәүче барлык халыклар өчен туган йорты булсын, тәрҗемә иткәндә түземлелекне аңлата торган толерантлык кына түгел, чынлап та дуслык хөкем сөрсен иде, дип фикерен белдерде.

Шулай, Омскиның 296-нчы туган көне дә, башкалары шикелле күркәм узды. 16 август көнне шәһәр көнен оештыруда нинди булса да өлеш керткән оешмалар җитәкчеләрен, мәдәният хезмәткәрләрен шәһәр хакимиятенә чакырып алдылар.

Омскиның мәдәният департаментына күптән түгел җитәкче генә булып килгән Владимир Шалак шәһәр көненең югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде, бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Рәхмәт хаты белән Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте дә бүләкләнде.


Шәһәр көне алдыннан соңгы 10-15 елда барлыкка килгән бистә бәйрәме оештырды. “Загородный” дип аталган бу бистә Омскиның бер читендә урнашкан. Халык телендә татар авылы дип тә йөртелә икән, чөнки монда яшәүчеләрнең 40 проценттан артыгы татарлар.

Татарлар бирегә авыллардан килеп урнашалар, яңа өйләнешкән яшьләр дә йорт төзеп монда төпләнеп калалар. Ерактанрак күченеп килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Илсур һәм Әминә Сираҗетдиновлар шундыйлардан. Омскига моннан җиде ел элек күченеп килгән идек, ди Әминә ханым.

Казакъстанда тордык, балалар үсеп җиткәч укырга киттеләр, Омскига, аннан соң без дә ирем белән килдек. Яшәү өчен шартлар бар, газ да, су да кертелгән, бары тик урамнарга асфальт җәелмәгән, яңгыр яуса, үтәрлек түгел, ди Әминә Сираҗетдинова.

Татарлар Загородныйда узара аралашып, ярдәм итешеп яшиләр. Әминә ханым сүзләренчә, йорт төзелешендә дә бер-беренә ярдәм итәләр – өмәләр оештыралар.

Бәйрәм бистәдә булачак «Халыклар дуслыгы паркына» нигез салу уңаеннан оештырылган иде. Аны оештыручы да, парк-бакча булдыруда башлап йөрүче дә татар кызы Сөмбел Хәсәнова. Сөмбел үзе “Загородный” бистәсенең җирле үзидарә комитетында эшли.

Әлегә парк буласы урынны төрле чүп-чардан арындырдык, тигезләдек, чәчәкләр утырттык. Эшне башладык, уңышлы, нәтиҗәле булсын өчен акча кирәк, ди Сөмбел Хәсәнова. Ул инде шәһәр хакимияте каршында оештырылган грантлар конкурсында катнашып караган, әмма уңышсыз. 500-ләп кеше яшәгән бистәдә паркның булу-булмавы комиссия әгъзаларын борчымый күрәсең, ди Сөмбел.

Шулай да, берничә елдан монда матур ял урыны булачагына шикләре юк әлеге бистәдә яшәүчеләрнең. Анда эшчән халык яши. Бистәне төзекләндерүчеләргә җирле үзидарә комитеты рәхмәт хатлары тапшырды.

XS
SM
MD
LG