Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләтләр эшләре кәнәфие генә милли проблемнарны чишми"


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Киләчәктә Русиядә милләтләр эшләре вәкиле булачак. Галим Дамир Исхаков бу урынны булдырып кына милли һәм милләтара мәсьәләләрнең чишелмәячәген әйтә.

Ел ахырына кадәр Русиядә милләтләр эшләре вәкиле (омбудсмен) булдырылачак. Бу урынга президентның милли мәдәниятлар киңәшчесе Владимир Толстой, йә Дәүләт думасында милләтләр эшләре комитеты башлыгы Гаджимет Сафаралиев куелачак дип хәбәр ителгән иде. Әмма Сафаралиев "Известия" газетына бу урынга бармаячагын әйтте.

Сафаралиев фикеренчә, милләтләр эшләре вәкиле илдәге хәлләрне күзәтеп, вәзгыятьне дәүләт башлыгына җиткереп торачак. Вәкил, шулай ук, Русиянең төрле төбәкләрендәге милли нигездә туган низагларның чишелеш юлларын табарга да тиеш була.

Бу вәкилнең милләтләр алдында булган проблемнарны чишүче, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы итеп түгел, ә бары тик милләтара низагларны барлап торучы итеп куелачагы сизелеп тора.

Сафаралиев әйтүенчә, омбудсменның вакыты күп булганлыктан, ул милләтара низаглар еш туып тора торган төбәкләрне барлаячак, ә бу эштә аңа төбәкләрдә оештырыла торган эчке сәясәт идарәләре, тышкы һәм эчке миграцияне күзәтеп баручы оешмалар ярдәмгә киләчәк.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков кулында бернинди вәкаләтләре булмаган вәкилнең милли проблемнарны да, милләтара низагларны да чишә алмаячагын әйтә. Аның сүзләренчә, милли низагларга китергән сәбәпләр бик тирәндә ята.

"Милли низагларның килеп чыгу сәбәпләре бар. Аның төбендә сәяси, йә икътисадый, йә булмаса башка төрле сәбәпләр ятарга мөмкин. Үзара сөйләшүләр алып баручы арадашчы ролен генә башкарып бу проблемнарны чишеп булмаячак. Аның күбесе бик тирән һәм дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәләләргә барып тоташа.

Татарстанда соңгы вакытта дин тирәсендә килеп чыккан һәм зур ыгы-зыгы тудырган яңа вәзгыять ул бит чынлыкта бик тирән әйберләр. Низаг бит мөселманнар арасына гына килеп кермәде. Мөселманнар хәзер, яулык ябып йөргән хатын-кызлар: "Казан урамыннан барганда башка дин вәкилләре, күбрәк руслар күз алдында тотыла, безгә сәерсенеп карый башлады", дип сөйлиләр. Моны ике арада гына утырып сөйләшеп булмый, бу күпкә катлаулырак әйберләр.

Мин еш кына Төмән өлкәсенә барам. Анда православ чиркәү вәкилләре юлга татар авыллары каршына тәреләр куеп чыкты. Кем чишәргә тиеш соң бу әйберне? Моны җирле хакимиятләр дә карарга һәм Русия күләмендә дә бу мәсьәлә чишелергә тиеш. Ә бит моны кемдер эшли. Эчтә тирән конфликт бар. Омбудсмен килеп бу тәреләрне алып йөрерме? Аны гына билгеләп кую, минемчә, бик мәгънәсез эш.

Русиядә милләтләр эшләре буенча бер генә дәүләт институты да юк, ә проблемнар бар. Татарлар белән эшләгәнгә без көн саен моның белән очрашабыз. Чынлыкта Татарстанның вәкаләте республикадан тышка чыкмый. Ә чит төбәкләрдәге татар проблемнарын Татарстан белән бәйләмичә чишеп булмый. Шуңа күрә иҗтимагый оешмалар аркылы эш итәргә туры килә. Дөнья татар конгрессы мондый эш белән шөгыльләнә. Ул бит иҗтимагый оешма гына, ә дәүләт дәрәҗәсендә дә проблемнар җитәрлек.

Мәскәүдәгеләрнең проблемнарны чишәргә теләмәүләрен күрсәтә
Татарстаннан себергә, йә булмаса башка урыннарга татар мәктәпләре өчен дәреслекләр җибәрү мәсьәләсен генә алыйк. Моны ничек шул төбәк кенә хәл итә алсын. Башта ике төбәк арасында ниндидер мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Аның өстенә Русия күләмендәге милли компонент проблемасы килеп туа. Бу шул ук мәктәпләрдә укыту проблемасы. Моны ата-аналар, җирле муниципаль хакимият, яисә аерым өлкә дәрәҗәсендә генә дә хәл итеп булмый. Гомум мәсьәлә булып килеп туа. Бу әйбердә генә түгел, башка әйберләрдә дә шулай ук ул. Чынлыкта милли мәсьәләләрне төбәк эчендә генә хәл итү мөмкинлеге юк. Мәскәүдәгеләр бу мәсьәләләрне түбәнгә төшереп төбәкләргә аударып калдырырга телиләр икән, бу аларның бу проблемнарны чишәргә теләмәүләрен күрсәтә.

Бу урындыкны булдырырга тырышу мәсьәләләрне чишү өчен түгел, ә Мәскәүгә күз буяу өчен генә кирәк. Кулында вәкаләтләре һәм ресурслары булмаган бер шәхес нәрсә эшли алсын?! Үз вакытында бөтен бер министрлык та берни эшли алмаган иде. Мин үзем бу урынга, беренчедән, юньле кеше килмәс, икенчедән, ул урын булдырылса да, аннан берни дә килеп чыкмаячак, дип уйлыйм. Тәҗрибә шуны күрсәтә”, диде Исхаков.

7 июньдә Русия президенты Владимир Путин үзенең каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы төзү турында фәрманын имзалаган иде. Бу яңа оешма милләтара мөнәсәбәтләрдә дәүләт сәясәтен камилләштерү өчен төзелә дип әйтелде. Шура, шулай ук, дәүләтнең милли сәясәтендә максатларны барлау һәм аларны тормышка ашыруны тикшерү, милләтара мәсьәләләрдә федераль үзәк белән җирле үзидарә һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара бәйләнештә булуын да тәэмин итәчәк. Белгечләр бу шураның милли мәсьәләләрне чишәчәгенә шик белдерде.

Кабат президент булу өчен сайлауга чыгачагын әйткән Путин узган елның декабрь аенда милләтләр эшләре министрлыгы булдырылырга мөмкин дип әйткән иде. Ул вакытта Путин милли эшләр белән төбәкләр үсеше министрлыгы шөгыльләнүен, әмма аның социаль һәм икътисадый юнәлешкә генә игътибар бирүен белдердеп Русиядә милләтләр үсешенең һәм милләтләр арасында аралар яхшыруның икенче планга калуын да таныды.

Дамир Исхаков сүзләренчә, министрлык булдырылса, һәм милләтләр үсеше өчен аерым акчалар каралаган вакытта гына эшләрне җайга салырга мөмкин булачак.

милләтләр берсе дә үләргә җыенмый
"Русиядәге проблемнарны чишү өчен, беренчедән, аерым министрлык булдырырга кирәк. Аның өчен аерым финанслар бүлеп бирелергә тиеш. Чөнки күп мәсьәләләр финансларга барып тоташа. Аннан соң кануннар кабул итеп Русия парламентында, мәсьәлән, Федераль җыенда шул эшләрне алып баручы бүлекләр булдыру кирәк. Ул вакытта гына эшне алга җибәреп булачак. СССР вакытында аның Югары советында милләтләр эше пулаты бар иде. Ул соңыннан юкка чыгарылды, ә ул заманнардан бирле Русия шактый кечерәйсә дә, аның эчендә милләтләр саны шактый күп калды. Һәм бу милләтләр берсе дә үләргә җыенмый, яшәргә тырышалар һәм аларның яшәешендә бик күп проблемнар туып тора. Мин бу урындык булдырып кына Русиядә бер нәрсә дә үзгәрмәс, дип уйлыйм. Милли проблемнар калачак”, диде Исхаков.
XS
SM
MD
LG