Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада: файдагамы, зыянгамы?


Казан Универсиадага әзерләнә
Казан Универсиадага әзерләнә

22 август Казанга FISU вәкиллеге килә. FISU түрәләре Казанның Универсиадага әзерлеген тикшерә. Ул арада Универсиаданың Татарстанга файдага булачагына шик белдерүчеләр бар.

Сишәмбедә Казанга Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) генераль секретаре Эрик Сайнтронд җитәкчелегендә төркем килә. Дүрт көнлек сәфәр барышында FISU вәкилләре Казанда FISU җыенын оештыру мәсьәләсен һәм Казанның Универсиадага әзерлеген тикшерәчәк. Ул арада Универсиаданың уңышлы үтәчәгенә һәм аның Татарстан халкы өчен файдага булачагына шик белдерүчеләр бар.

Күптән түгел Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Ярышларның ачылу тантанасына тотылган акчалар 1,5 мәртәбә артып киткән. Оештыручылар 42 миллион доллар акча түгелгәнен ассызыклап үтә. Гомумән алганда, бөтен Олимпиада бюджеты 11,8 млрд. евро тәшкил иткән, дип яза Le Temps гәзите.

Уеннарны кабул иткән һәр ил тамашаны алдарак оештырган илләрне уздырырга тырыша. Бу тамашаның матурлыгына һәм сыйфатына гына түгел, ә сарыф ителгән акчаларга да кагыла. Европа илләрендә финанс кризисы хөкем сөргәндә, киткән чыгымнарны кире кайтару икеле, дип саный британнар.

Казанда бер ел яшәп киткән The Independent һәм Open Democracy басмасында үз сәхифәсен алып баручы Максим Эдвардс, бу уеннар аркасында Британия бурычлы булып калырга мөмкин, дип уйлый.

Максим Эдвардс
Максим Эдвардс
“Олимпиаданың Британиядә үткәненә каршы дип әйтә алмыйм, ләкин бу вакыйганың масштабы шул кадәр киң булганлыктан, илнең финанс киләчәген фаразлау авыр. Киң колач җәеп оештырылган вакыйгалар аркасында күп илләр бурычка керергә мәҗбүр булды. Англиядә зур чыгымнар “түгеп” шаһзадә туе һәм патшабикә юбилее, һ.б. чаралар уздырылды. Болар барысы да дөнья яңалыкларында Британияне яхшы сыйфатта күрсәтер өчен махсус оештырылган иде, ләкин безнең хөкүмәт илдәге проблемнарны никадәр генә яшерергә тырышса да, начар икътисади хәл һәм эшсезлек үзеннән-үзе бетми. Әлбәттә, безгә ел саен миллионлаган турист килә, ләкин килеп чыккан вазгыятьне алар гына коткарып кала алыр микән? Мин бүген үк әйтә алам: Олимпия уеннары өчен махсус төзелгән биналар уеннар беткәннән соң онытылачак һәм спорт чаралары өчен кулланылмаячак. Алар артык зур һәм кыйммәт, аларны беркем дә сатып ала алмаячак. Мәсәлән, Millennium Dome аренасын гына алыгыз. 2000 елда мактана-мактана төзегәннәр иде, ә хәзер анда сирәк кенә рок-концертлар оештырыла, ә калган чараларга игътибар юк. Мин Олимпия уеннарына каршы түгел, ләкин бу вакыйганың гади халык тормышына зыян китерүенә һәм күп акча сарыф ителүгә шаккатам”, диде Максим Эдвардс “Азатлык” радиосына.

Спорт уеннары өчен төзелгән объектларының киләчәге күпләрне борчый. Уеннар тәмамлангач, оештыручылар бу биналар эш урыннары белән тәэмин ителәчәк дип вәгъдә итә.

Киләсе елда үтәчәк Универсиада аркасында Татарстан да бурычлы булып кала ала. “Ведомости” басмасы мәгълүматына караганда, 2012 елның февралендә үк Универсиада бюджеты чамадан тыш артып киткән. Башта 30 млрд. сум күз уңаенда тотылса, хәзерге саннар 130 млрд. сумга җиткән. Бу саннарны Универсиада башкарма дирекциясенең баш мөдире Владимир Леонов та раслады. Спорт объектлары, вокзал белән аэропортны бәйли торган тимер юлын, аэропортны, юлларны төзекләндерү 100-120 млрд. сумга төшә, ә ярышлар үткәрүне 10 млрд. сумга бәялиләр.

Бүгенге көндә Татарстанда 30 яңа объект әзер. Тагын бишесен ел ахырына төгәлләргә җыеналар.

Кушма Штатларда яшәүче татар галиме, татар милли хәрәкәте активисты Вил Мирзаянов 2013 елгы Казан Универсиадасына бойкот игълан итәргә чакырды. Бу бойкотка соңрак татар милли хәрәкәтенең башка активистлары да кушылды. Вил Мирзаянов фикеренчә, махсус Универсиада өчен Казанга күп туристлар килүен көтәргә кирәкми.

Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов
“Универсиада, минемчә, Татарстанда “чистарту” үткәрү өчен бик яхшы форсат. Ул инде башланды дип әйтә алам. Хәзер бөтен дин әһелләре ФСБ аша лицензия алырга мәҗбүр булачак. Көнбатыш илләрендә Универсиада яисә Олимпия уеннары финанс ягыннан файда китерә торган чаралар булса, Казан өчен бу бары тик чыгым, бурычка чуму икәне көн кебек ачык. Чөнки чит илләрдән кунаклар, туристлар булмаячак. Беренчедән, хәзер дөньякүләм мәгълүмат чараларында Казандагы террорчылык турында хәбәрләр тарала. Тискәре имидж уңаена караганда кеше башына тизрәк үтеп керә. Туризм агентлыклары да бу процессны күзәтә. Махсус Универсиада өчен Көнбатыштан килергә теләүчеләр булыр микән? Ай-һай. Икенчедән, Универсиаданы Көнбатыш телевидениесе аша белдертергә кирәк, ә андый реклама миллион долларлык чыгымнар таләп итә. Андый акчаны Казанга кем тоттырсын?”, дип саный Вил Мирзаянов.

"Яңа гасыр" телеканалының спорт комментаторы Айрат Шамилов, киресенчә, Универсиада үткәрүдән бернинди дә зарар күрми. Аның сүзләренчә, спорт объектлары дәүләт карамагында калганлыктан, алар дөрес кулланылачак.

"Афин шәһәрендә кебек уеннардан калган мирасны дөрес кулланмау куркынычы Татарстанга янамый дип уйлыйм. Беренчедән, безнең илдә базар мөнәсәбәтләре эшләми. Спорт объектларын куллану түләүле булмас, кайвакыт дәүләт тә ярдәм кулын сузып торыр. Икенчедән, Универсиада масштабын Олимпиада белән чагыштырып булмый, объектлар аз, ә анда шөгыльләнергә теләүчеләр саны күп. Инде хәзер үк бөтен кешегә дә урын җитеп бетми. Өченчедән, юнаннар - көньяк халык. Аларның бәлаләре Олимпиада гына түгел, менталитет белән дә бәйле. Олимпиаданы бөлгенлеккә төшүнең сәбәбе дип атау акылсызлык. Мәсәлән, Барселона Олимпия уеннарыннан соң, киресенчә, күтәрелеп китте”, ди Айрат Шамилов.

2005 елда Төркиянең Измир шәһәрендә дә Универсиада үткән иде. Купшылыгы белән әллә ни аерылып тормаган чарадан соң 16 млн. лира бурыч калган. Бу хакта Измир Универсиадасының башкарма комитеты җитәкчесе Таха Аксөй белдергән иде. Әмма кайбер матбугат чаралары аның сүзләренә шик белдерде һәм бурычлар 30 млн. лирага җитә дип язды.
XS
SM
MD
LG