Accessibility links

27 сентябрьдә Русия һәм Мәскәү патриархы Кириллның Казанга килүе көтелә


Русия һәм Мәскәү патриархы Кирилның 27-28 сентябрь көннәрендә Казанда булуы көтелә. Бу хакта intertat.ru хәбәр итә.

Казан епархиясен митрополитлык итеп үзгәртү уңаеннан әлеге сәфәрнең оештырылуы белдерелә. Рус православ чиркәве башлыгы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, чиркәү әһелләре һәм мөфтият вәкилләре белән дә очрашачак.

Русия патриархының Казанга соңгы сәфәре 2005 елда булган иде. Ул вакытта Алексий II Казан епархиясе оештырылуга 450 ел тулу уңаеннан килгән иде.
XS
SM
MD
LG