Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗад янә Израилне кискен тәнкыйтьләде


Израилгә каршы белдерүләре белән билгеле булган Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗад бүген Израилне “бөтен кешелек дөньясы өчен мәсхәрә” дип белдерде. Президент Рамазан аеның соңгы җомгасында, Әл-Кудс дип аталган көндә фәләстин халкын яклап үткән демонстрацияләр уңаеннан чыгыш ясады.

Иранның берничә шәһәрендә Израилгә каршы чаралар үтте. Анда катнашучылар кулларына фәләстин әләмнәре, “Израилгә үлем” дип язылган шигарләр белән барды.

1979 елдагы Ислам инкыйлабыннан соң мондый чаралар Иранда ел да була.

Быелгы урам йөрешләре Иранның атом програмы сәбәпле Израил һәм Иран арасында мөнәсәбәтләр катлауланган чорда үтә. Көнбатыш илләр Иран атомны хәрби максатларда эшли дип шикләнә, Тәһран аның тыныч максатлар өчен генә эшләнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG