Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшкнең көньяк бистәләре утка тотылды


Сүрия башкаласының һава аланы янында хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында бәрелешләр булды. Башар Әсад көчләре Димәшкнең көньягын утка тотты.

Шулай ук Алеппо шәһәрендә сугышчыларга һөҗүмнәр булды.

Болар хакында Лондондагы Сүрия кеше хокукларын яклау оешмасы хәбәр итте.

Бүген Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус Башар Әсадны президентлыктан китәргә чакырды. France-Presse агентлыгына әңгәмәдә министр тагын берничә Сүрия рәсмиенең оппозиция ягына күчәчәген белдерде.

Кичә ил буйлап 180ләп кеше һәлак булды, аларның күбесе тыныч халык. Сүриянең көньяк-көнбатышындагы Катана шәһәрендә 65 мәет табылды. Бу мәгълүмат бәйсез чыганакларда әле расланмады.

БМО Иминлек Шурасы Сүриядән үзенең халыкара күзәтүчеләрен кайтару турында карар кабул итте. Аларның илдә эшләү вакыты 19 августта тәмамлана.
XS
SM
MD
LG