Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да Pussy Riotны яклаучылар урамга чыкты

17 августта Казанда Pussy Riot панк төркемен яклап урам җыены узды. Катнашучыларның төп шигаре: Pussy Riot төркеменә прокурор таләп иткән җәза кызлар кылган гамәлгә туры килми, аларны иреккә чыгарырга кирәк. Чараны Халык иреге фиркасе (ПАРНАС) һәм Пират фиркасе оештырды. “Без Pussy Riot төркеменең чыгышын хупламыйбыз, әмма аларны моның өчен хөкем итүгә каршы”, диде ПАРНАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсел Шәмсетдинов. Катнашучылар 15ләп булды, калганнары журналистлар, полиция, экстремизм белән көрәшү бүлеге вәкилләре, узып баручылар. Чара җирле хакимият белән килештерелгән иде.

XS
SM
MD
LG