Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләрендә дин һәм әхлак дәресе укытыла башлый


Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан программага “Диннәр нигезләре һәм дөньяви әхлак” фәне керәчәк. Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә министр Альберт Гыйлметдинов белдерде.

"Ислам динендә дә төрле юнәлешләр, безгә зур проблемалар тудырган юнәлешләр бар", дип Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов диннәрнең тарихын өйрәнүнең мөһимлегенә басым ясады.

Президент яңа дәресне алып барачак укытучылар өчен "традицион исламның нәрсә булганын аңлаткан" өстәмә укулар оештырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG