Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

2000 елдан бирле үткәрелеп килгән “Сәйдәшстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәмендә быел мәшһүр композитор белән бергә мәрхүм Шамил Закиров белән Туфан Миңнуллинны да искә алдыдар.

Югары Осланның Кызыл Байрак авылында, Идел буе ярында Салих Сәйдәшнeң сәнгать бәйрәмен уздыру Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында туган теләк. Аның башында мәрхүм Шамил Закиров булды, театр ул чараны үз җилкәсендә тартып, бүген ул республикадагы ихлас бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Бүген бу чараның төп оештыручысы – Камал театры һәм ТР Мәдәният министрлыгы.

Яңгыр явып торуга карамастан, Кызыл Байракка Казаннан гына кунаклар белән тулы 9 автобус кайтты. Камал театрыннан иртәнге сәгать сигездән алып тугызга кадәр автобуслар кешеләрне көтеп тула торды, Кызыл Байракка китә бардылар. Оештыручылар быел бәйрәмгә килүчеләр күбрәк дип билгеләде.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башланды. Зур кунаклар юк иде, рәсмиләрдән ТР Мәдәният министрлыгыннан Зөлфирә Сәләхова фестивальне ачып җибәреп, Салих Сәйдәшә куелган истәлек ташына чәчәкләр салды.

Камал театры тулы труппасы белән бәйрәмдә катнашты. Ел саен бу чарада катнашкан театр артисты Фәнис Җиһанша “Сәйдәшстанга сәяхәт” бәйрәмен югары дәрәҗәдә узуы – безнең бурыч”, дип әйтте.

Фәнис Җиһанша

Фәнис Җиһанша

“Башкача мондый сәнгать бәйрәме юк кебек, Идел ярында, наратлар арасында Сәйдәш җырларын башкару, музыкасын уйнау сихри көчкә ия, чөнки бары тик шушында гына Салих Сәйдәш рухы сизелә. Сәйдәш шушы наратлар арасыннан үзе килеп чыгар төсле. Аулак бер җир бу. Бу фестивальне Казанда зур сәхнәләрдә уздырырга кирәк дигән фикер яңгырый, ләкин үзәккә күчсә, аның ихласлылыгы, самимилыгы, нечкәлеге юкка чыгачак. Тантаналы сарайларда "пафос" күп була, ә бу Сәйдәшнең лирикалы музыкасы белән туры килми.

Камал театрының һәр кешесе “Сәйдашстанга сәяхәт” бәйрәмен оештыруда зур теләк белдереп катнаша. Шамил Зиннур улы бик җитди әзерләнә иде аңа. Бу бәйрәмнең югары дәрәҗәдә узуы – безнең бурыч. Ул арабыздан китте, ләкин аның эше дәвам итәргә тиеш. Шамил абыйның, Туфан абыйның, Салих Сәйдәшнең рухлары шатланадыр дип өмет итәбез”, диде Фәнис Җиһанша.

"Сәйдәш каршында акланып бетә алмаячакбыз"

Камал театры “Зәңгәр шәл”, “Наемщик” спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. Зилә Сөнгатуллина, Идрис Газиев, Резеда Галимова, Мәсгут Имашев кебек җырчылар Сәйдәш иҗат иткән җырларны башкарды. Сәнгать бәйрәменең икенче өлешендә берничә эстрада номеры да булды. Александр Сладковский җитәкчелегендәге симфоник оркестр да бар иде, ләкин күпме генә әзерләнмәсеннәр, алар чыгыш ясамады. Моны алар “Һава торышы уңай түгел, музыка коралларына зыян килергә мөмкин” дип аңлаттылар. Тамашачылар арасында моңа канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды: “Ел саен бер үк хәл, киләләр, уйнамый кайталар. Быел ярар инде, яңгыр сибәли, ләкин узган елларда алар кояшлы көнне дә чыгыш ясамады” дип ачуланды.

Бәйрәмдә Салих Сәйдәшнең туганнары, аны белеп-күргән кешеләр дә була. Тәскирә Мөхәммәтгалиева Кызыл Байракта туып-үскән кеше, озак еллар дәвамында радиокомитетта эшләгән. Ул Салих Сәйдәшне хәтер янчыгында матур истәлек итеп саклый, аны күрә алуы, аралашуы белән горурлана.

Тәскирә Мөхәммәтгалиева Сәйдәшне хәтерендә саклый

Тәскирә Мөхәммәтгалиева Сәйдәшне хәтерендә саклый

“1954-1955 елларда радиокомитетта эшләдем. Салих абый исән иде, йомшак итеп сөйләшә торган кеше итеп истә калган. Мине күрсә, “Тәскирә, каракаш, ишекне ач” дип шаярта иде. Кассир булып Гайшә белән Зәкия исемле апалар эшли иде. Ул керер иде дә: “бирегез инде 5 тәңкә, кирәк бит...” дип алардан тилмереп акча сорый иде. Бирмиләр. Ә аның ашарга алырга да акчасы булмаган. Кассирлар аны кире борып җибәреп күп интектерделәр, аннары ул үлгәч, бик еладылар, үкенделәр. Салих абый якты чырай күрмәде ул, гел авыр булды аңа. Фатирына кергәләгән идем. Аның бит сөртергә сөлгесе булганмы икән?! Бүлмә уртасында пианино бар иде, аңардан башка бер ни юк. Бик хәерче торды ул.

Аны соңгы юлга озату мәрәсимен яхшы хәтерлим. Җәсәден озак көттек, Мәскәүдән очкыч белән алып кайтырга тиешләр. Менә кайталар, менә килергә тиешләр дип бик озак көттек, ә халык таралмады, кымшанмады да. Барысы да аның йөзен күреп хушлашыр өчен җәсәдне бина уртасына куйганнар иде. Кеше хәйран күп, театр халыкны сыйдыра алмый. Халык агылды да агылды, елады да елады. Ике яктан да урам тутырып кешеләр аны соңгы юлга озатып барды.

Без бала вакытта шушында, Кызыл Байракта, Салих абыйның әниләренә җиләк җыеп сата идек. Абыйларым Салих абый белән аралаша иделәр, алар Иделнең бер ярыннан икенче ярына кадәр узышып йөзеп уйныйлар иде. Ул вакытта елга бу кадәр киң түгел иде.

Салих Сәйдәшнең исән чагында кадерен белмәделәр, хәзер күпме генә аны искә алсак та Ходай каршында акланып бетәрбезме икән?” ди Тәскирә әби.

"Композиторга бәйле ядкарьләрне туплау системага салынмаган"

Дамир Юнысов белеме, һөнәре белән техник фәннәр кандидаты булса да, Салих Сәйдәшев дип җанын фида кылырга әзер шәхес. Бүген ул композитор турында истәлекләр җыеп, аның турында биш китап бастырып чыгарган Салих Шамовның эшен дәвам итә. Ул “Композиторны күреп белгән кешеләр әле исән, аның турында истәлекләр җыю ашыгыч рәвештә алып барылырга тиеш” дип саный.

Дамир Юнысов

Дамир Юнысов

“Салих Шамов “Трагедия Салиха Сайдаша” дигән китап язып, зур эш башкарды. Мин аңа композитор турында истәлекләр җыярга ярдәм иттем. Быел гыйнвар аенда Шамов вафат булды. Ул Сәйдәш турында истәлекләр җыюга гомерен багышлады, хезмәте юкка чыкмасын иде дип теләп бөек шәхескә бәйле ядкарьләр туплыйм.

Татарның ике бөек кешесе бар, аның берсе – Тукай, икенчесе – Сәйдәш. Тукай татар өчен кем икәнен аңлый башладык кебек, аның иҗатын барлау да башланды, фәнни хезмәтләр дөнья күрә, дөньяга исемен танытуда да эшләр башкарыла. Ләкин Сәйдәшкә генә кулыбыз җитми. Аңа игътибар юк, Сәйдәшнең иҗатын үстерү турында уйламыйлар. Әйе, аерым кешеләр моның белән шөгыльләнә, туганнары тырыша, икенче яктан аның иҗатының фанатлары бар, ләкин бергә тупланып, эшне системага салып башкару мөһим. Дәүләтнең бу очракта роле зур. Сәйдәшкә Казанда һәйкәл куеп кына котылып булмый” дип борчыла Дамир әфәнде.

XS
SM
MD
LG