Сүрия белән Төркия чик буенда меңләгән кешелек чиратлар җыелганы хәбәр ителә.
Төркиянең Һатай вилаятендәге чик буе ноктасыннан илгә кичә ике меңләп качак кергән. Алар арасында бер генерал һәм дүрт полковникның булуы хәбәр ителә.
Төркиядә 60 меңләп Сүрия качагы бар, дип исәпләнә. Аларны сыендыруга 300 миллион доллар чамасы акча киткән. Төркия хакимиятләре якын арада тагын ярты миллиард доллар акча кирәк булачак, дип белдерде.