Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда Башкортстан полициясе хезмәткәрләренең үлеме тикшерелә


Чечняда Башкортстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең машинасына ут ачылып дүртесенең һәлак булуын тикшерү өчен җинаять эше ачылды. Тикшерүдә Уфадан килгән министрлык вәкилләре дә катнаша.

Дүрт полиция хезмәткәре утырган машина 17 август контроль-тикшерү ноктасындагы хезмәттән кайтканда кичке сәгатьләрдә Алхан-Кала авылы янында утка тотылган.

Калтасы районыннан Юрий Алексеев, Стәрлетамактан Илшат Ильясов, Риф Абдуллин һәм Ринат Мостафинның мәетләре Башкортстанга бүген кайтарыла.
XS
SM
MD
LG