Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Казанда бәйрәм намазы укылган мәчетләрне полиция саклаячак


Ураза гаете көнендә бәйрәм намазлары укылган мәчетләр янында Казан полициясенең өстәмә көчләре торачак. Башкалада иминлек саклау эше көчәйтелә.

Бәйрәм намазларына кадәр һәм намаздан соң мәчетләрне махсус өйрәтелгән этләр тикшереп чыгачак, дип хәбәр итә Казанның эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

Мәскәүдә бәйрәм чараларын оештыру комитеты полиция вәкилләре белән очрашуда 19 август көнне тәртип саклаучыларын мөселманнарга карата итәгатьле булырга сораган.

Мәскәү шәһәре һәм төбәк мөфтие урынбасары Иршат Юнысов сүзләренә караганда, Русия башкаласында зур чаралар уздыру өчен төзелгән урыннарда бәйрәм намазларын уку – Мәскәүдә мәчетләр җитмәү проблемасын чишүнең иң кулай юлы.

"Сокольники" паркының бер павильоны юылып Гает намазын укыр өчен әзерләнәчәк, шулай ук паркны да чистартачаклар”, дигән Юнысов Islam News сәхифәсендә.

Узган ел паркка Ураза бәйрәменә бер мең кеше килгән булса, Корбан гаетенә инде өч меңләп кеше җыелган булган.

Быел оештыручылар бәйрәм намазына биш меңләп кешенең киләчәген фаразлый.

XS
SM
MD
LG