Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 1991 ел вакыйгаларын искә алалар


Русиядә 1991 елның 19 августында булган фетнәне искә алу чаралары үтә. Мәскәүдә демократия өчен һәлак булганнарны искә алачаклар. Социаль челтәрләрдә башкалада үткән бу чараны бер сәяси фирка дә оештырмаганы, аның урам җыены булмаганы турында язылган.

“Без анда бармасак Pussy Riot артыннан барыбызны да утыртачаклар,” диелгән Facebook челтәренең махсус ачылган төркемендә.

Шулай ук Мәскәүдә хакимиятләр рөхсәте белән ПАРНАС, “Яблоко” һәм “Бердәмлек”, башка сәяси фиркаләр оештырган урам җыены үтәчәк.
XS
SM
MD
LG