Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэриясендә эшләүчеләр рус теленнән имтихан тотачак


Сентябрь аенда Уфа шәһәр хакимияте хезмәткәрләре рус теленнән имтихан тотачак.

Рәсмиләргә таратылган белдерүләрдә грамматикадан тыш Башкортстан һәм Русия Конституциясен, муниципаль хезмәт кануннарын, коррупциягә каршы көрәш, җирле үзидарә кануннарын, халык белән эшләү тәртибен һәм шәһәр низамнәмәсен белү дәрәҗәсе дә тикшереләчәк, диелгән. Имтихан нәтиҗәләре турында аттестация комиссиясе белән “аерым сөйләшү” булачагы көтелә.

Гыйнвар аенда Уфа хакимияте башлыгы итеп элек торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләгән Ирек Ялалов сайланган иде.
XS
SM
MD
LG