Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks хуҗасы Джулиан Ассанж Эквадор илчелегеннән чыгыш ясады


WikiLeaks хуҗасы Джулиан Ассанж бүген Лондондагы Эквадор илчелеге балконыннан халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

Ассанж илчелек янына килгәннәргә рәхмәтен белдерде һәм сүз иреге өчен бергә көрәшергә чакырды. Ул шулай ук үзенә сәяси сыену биргән Эквадор халкы һәм президенты Рафаэл Корреуга рәхмәт әйтте.

Ассанжка Испаниянең танылган кеше хокукларын яклаучы Бальтасар Гарсон бушка киңәшләр биреп ярдәм күрсәтә. Иртәдән илчелек янына полиция, журналистлар, Ассанжны яклаучылар җыелды.

Ассанж илчелектән чыкса кулга алыначак. Лондон мәхкәмәсе аны Швециягә тапшырырга дигән карар чыгарды. Швециядә Ассанж берничә җенси җинаять кылуда гаепләнә. Шулай ук ул үзенең АКШка тапшырылуыннан курка. АКШта Ассанж WikiLeaks сәхифәсендә йөзләгән мең яшерен мәгълүматне бастырганнан соң шпионлыкта гаепләнә.
XS
SM
MD
LG