Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Малоярославец мөселманнарына Гаеткә бергә җыелырга рөхсәт итмәгән


Калуга өлкәсе Малоярославец шәһәренең мөселман оешмасы хәбәр итүенчә, район прокуратурасының кисәтүе сәбәпле мөселманнар Гает намазына бергә җыела алмаган. Бу хакта Русия мөселманнарының диния нәзарәте сәхифәсендә оешма җитәкчесе Ринат Баткаев хәбәр итте.

Оешманың үз бүлмәләре кечкенә булганнан Баткаев бәйрәм намазын укыр өчен мең кешелек бина табарга ярдәм сорап шәһәр хакимиятләренә мөрәҗәгать иткән булган.

Хакимияттән “шәһәрдә андый урын юк”, дигән җавап килгән. Баткаев мондый урынны үзе табып арендасын түләгәч аны прокуратурага чакыртып “андый җыенның Русиядә җыеннар һәм пикетлар турындагы яңа канунны бозу булачагы” турында кисәткәннәр.

Малоярославец шәһәренең мөселман оешмасы җитәкчесе җирле хакимиятләрнең бу гамәлләрен тикшерүне сорап Үзәк диния нәзарәте һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыенуын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG