Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Яшел Үзән юлында шартлаган машина тикшерелә [видео]


Узган төндә Казан-Яшел Үзән юлында шартлаган ВАЗ-2110 машинасы табылган. Аның тирәсендә 50 метр киңлектә машина калдыклары, шулай ук өч кешенең мәете, Калашников мылтыгы һәм дини китаплар табылды, дип хәбәр итте Азатлыкка Татарстанда тикшерү идарәсе сүзчесе Андрей Шептицкий.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү башлады. Террор һөҗүменә әзерлек, канунсыз корал алу, сату, саклау һәм тоту гамәлен тикшерү өчен җинаять эше ачылды.

Беренче рәсми фаразларга караганда, шартлау әлегә билгесез бу өч кешенең террор гамәлен әзерләгән вакытта булган.

19 июль Татарстанның дини җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрне оештыруда шикләнелеп Татарстанда яшәүче өч кешене - Роберт Вәлиев, Рәис Миңгалиев һәм Альберт Исмәгыйлевны эзләү дәвам итә.


Life News видеосы
XS
SM
MD
LG