Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда танылган сәясәтченең туганнары үтерелгән


Әфганстанның көнчыгышындагы Пактия вилаятендә элекке губернатор, хәзер парламент депутаты булган Пачахан Задранның туганнары һәлак булды. Хакимиятләр хәбәр итүенчә, Задранның бертуганы, аның малае һәм абыйсы утырган машина Гардез шәһәрендә шартлатылган.

Задран һөҗүмнең аның гаиләсенә каршы булганын раслады. Соңгы ике елда аның үзенә дә өч һөҗүм булган. Президент Хәмид Карзаиның тарафдары булган Задран ислам экстремистларын кискен тәнкыйтьләп килде.
XS
SM
MD
LG