Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:01

Дини юнәлештәге җырларны үз итеп мөнәҗәт-бәет, зикер әйтеп Аллаһы тәгаләне зурлаучылар Чуашстанның Урмай авылына җыела. 21 августта Урмайда төбәкара мөселман җырлары "ART-Мәдхия" фестиваленең алтынчысы уза.

Чуашстан татарлары мили-мәдәни мохтарияте рәисе, "ART-Мәдхия" фестивален оештыручы Фәрит Гыйбатдинов бу юнәлешене үз итүчеләрнең елдан-ел арта баруын әйтә.

– Башка еллардан бу фестиваль нәрсәсе белән аерылып тора?

– Һәр фестивальне бер-берсе белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Әлегә безнең эзләнә торган вакытыбыз. Бу фестиваль мөнәҗәтчеләрне генә түгел, ә бигрәк тә илаһи җырларны башкаручы автор җырчыларны, Аллаһы тәгаләне мактаучыларны җыя. Аларны барлап, халыкка чыгару безнең төп максатыбыз булып тора. Мондый җырчылар ел саен кайдан да булса килеп чыгып тора. Без аларны ел дәвамында барлыйбыз, элемтәләр урнаштырабыз.

Фәрит Гыйбатдинов

Фәрит Гыйбатдинов

Безнең быел Мәскәү шәһәреннән Гүзәлия һәм аның төркеме киләчәк. Узган ел Казаннан "Мәрҗән" ансамбле чыгыш ясаган иде, алар быел да килергә теләк белдерде. Шулай ук Казаннан Алинә Батулла да килә. Аның моңа кадәр безнең фестивальдә катнашканы юк иде әле. Түбән Новгород, Чаллы, Кукмарадан да килергә теләк белдерделәр. Үзебез дә яңа җырлар әзерләдек.

Безнең Урмай халкы бу фестивальне көтеп тора. Һәр фестивальнең терәге, аны тотып тора торган бер иҗат төркеме булырга тиеш, минемчә. Безнең бу фестивальдә Халык исеме алган Урмай авылының "Мишәр"ансамбле чыгыш та ясый, оештыру эшләрендә дә катнаша. Безнең монда үзебезнең студиябез бар. Ел дәвамында әнә шундый җырларны эзләп табып, аны өйрәнәбез. Аннары Чуашстанның Татар Согыты, Шыгырдан, Тукай авылы башкаручылары да килә. Белүемчә, алар да бу фестивальгә ел буе махсус әзерләнә.

– Сез бервакыт Азатлык радиосына әңгәмәдә нинди генә җыр булмасын, аларны халык уен коралларына кушылып башкаруны кертергә теләгегез булуны әйткән идегез. "ART-Мәдхия"дә дә андый башкаручылар булачакмы?

2010 елда үткән фестивальдә

2010 елда үткән фестивальдә

– Әлбәттә, булачак. Әсәрне халык уен коралларына, тальян, саз, гүрә булсынмы, кушылып җырлаганда яңгырашы матурлана, кыйммәте дә зурая. Бу фестивальдә фольклорчы галим Геннадий Макаров һәм башка белгечләр дә катнаша. Алар ярдәме белән әсәрләрне милли уен коралларына кушылып халыкка җиткерергә тырышабыз.

– Фестивальгә күрше тирә авыллар, чит-яклар кызыксыну белдерәме? Мин тамашачылар турында әйтәм. Әллә Урмай халкы гына карыймы?

– Билгеле, төп караучылар урмайлар булачак. Аннары Чуашстан диния нәзарәте татар авылларыннан, мәхәлләләрдән имамнарны, авылның актив кешеләрен дә бу фестивальгә алып килүне оештыра.

– Фестивальнең җиңүчеләре буламы?

– Бу чара бәйге кебегрәк үтә. Гран-при иясе, лауреатлары да була. Бүләкләү дә каралган. Бу фестивальне оештыручылар буларак Чуашстан диния нәзарәте һәм милли-мәдәни мохтарият бүләкләр дә алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG