Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасы саф татар бакчасы булмакчы


Ижауның 107-нче балалар бакчасы бу уку елыннан яңа план белән эшләргә, киләсе елдан саф татар бакчасы булырга җыена.

Якынлашып килүче көз яңа уку елын башлап белем һәм тәрбия эшенә яңалыклар да өсти. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эш планнарын яңартып балаларны кабул итәргә әзерлек алып барыла.

Ижау шәһәренең 107-нче балалар бакчасы бинасына милли рәсемнәр төшерелгән яңа такта эленгән. Такта татар бакчасы булуына ишарәли. Ишекләрдәге “Рәхим итегез” элмәләре дә моңа өстәмә дәлил булып тора. “Балаларны яңа уку елыннан яңа такталар, өндәмәләр генә каршы алмый, аларны яңа план буенча тәрбияләргә ниятлибез”, диде татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова.

Бакчада Татьяна Доронованың “Радуга”-“Салават күпере” програмы нигезендә эшләячәкләр. “Аның 80 процентын федераль дәүләт таләпләре нигезендә үзгәртмичә кабул итсәләр, калган өлешен региональ компонент тәшкил итәчәк”, диде Ләйсирә Йосыпова.

Бакча төзекләндерүдән соң бишенче ел эшли. Ел саен яңа төркемгә татар һәм катнаш гаиләләрдән малай-кызларны яисә татар телен өйрәнергә теләгән балаларны гына кабул итәләр. Быелгы чыгарылыш төркемендә әлегә төрле милләт балалары тупланган. Киләсе елдан бу төркем киткәч, бакча тулысынча татар телле бакча гына булачак. “Ә быелгы җәй айларында күп кенә бакчаларда төзекләндерү эшләре алып барылуы сәбәпле, биредә төрле милләт балалары күп санда”, диде педагог Гөлфия Абдуллина.

Бакчада балаларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. Аларны да татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова алып бара. Бу аңа балалар белән өстәмә рәвештә татар телендә сөйләшергә мөмкинлек тә бирә. Балалар уен вакытында сүзләрне җиңел кабул итә. Шулай ук әлеге дәресләрдә дә Ләйсирә Йосыпова татар милли уеннарын кертеп, уйнатып, күнегүләр ясый.

Бакчада бәйрәмнәр күп уздырылачак. Малайлар-кызларга белем һәм тәрбия бирү максатыннан һәр атна берәр темага багышланачак. Мәсәлән, музыка, юл хәрәкәте кагыйдәләре, татар теле, рәсем сәнгате атналыклары. Милли музей бүлмәсендә дә эшне дәвам итәргә ниятәре. Педагог Гөлфия Абдуллина 107-нче бакчада яңа уку елыннан тагын бер үзенчәлек көтелүен җиткерде. Өйдә утыручы балалар өчен бер-ике сәгатьлек шөгыльләр оештыру күздә тотыла.

Әйтергә кирәк, быел 107-нче бакчаның ачылуына 50 ел тула. Ярты гасыр дәвамында биредә балалар тәрбияләүгә зур көч куелды. Алар 1990-нчы еллар башында ук Ижауда беренчеләрдән булып татар телен эш планнарына керттеләр. Хәзер бакча хезмәткәрләре балаларга милли белем бирү һәм милли рухта тәрбияләүне тулысынча алып барырга әзерләнә.

XS
SM
MD
LG