Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдиновларның мичле бакчасы гел чәчәктә

Җәй айларын күпчелек кеше шәһәр читендәге бакчада уздыра. Анда яшелчә үстерә, җиләк-җимеш җыя, ял вакытларын уздыру өчен берсеннән-берсе матур чәчкәләр үстерә. Шулай ук татар халкының милли ризыкларын пешерү өчен дә мөмкинлекләр таба. Эшләргә дә, ял итәргә дә үз куллары белән матурлыкны һәм уңай шартлар булдырган Ижауда яшәүче Резедә белән Фәнис Гайнетдиновлар гаилә бакчаларында безнең иҗат төркемен гаҗәпләндергән әйберләр күп булды. Бакчадагы өй, капка авылны хәтерләтә. Алар биредә хуҗаларның вакытлыча гына түгел, ә айлар буена яшәргә нияте булуын дәлилли. Барысы да ныклы итеп төзелгән, яратып, күңел җылысын биреп эшләнгән. Капкасы гына да ни тора. Ул тимерчыбыктан матур итеп челтәрләнгән.

XS
SM
MD
LG