Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә япон журналисты һәлак булды


Япония тышкы эшләр министрлыгы Сүриянең Алеппо шәһәрендә журналист Мика Ямамотоның үлемен раслады. Аның инде берничә атна бәрелешләр дәвам иткән Сөләймания бистәсендәге атышларга эләгүе хәбәр ителә. 45 яшьлек ханым танылган хәрби журналист, Әфганстанда һәм Гыйракта эшләгән булган. Кораллы низаг башланганнан бирле Сүриядә дүрт журналист үлде.

Хокук яклаучылар хәбәр итүенчә, дүшәмбе көнне Алеппода тагын өч хәбәрче югалган. Вашингтонда эшләүче гарәп телле Әл-Һурра телевидениесе үзенең Сүриядәге ике хәбәрчесе белән элемтәне югалтуы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG