Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Яшел Үзән юлында шартлаган машинада дүрт кеше булган


Казан-Яшел Үзән юлында табылган машина калдыклары
Казан-Яшел Үзән юлында табылган машина калдыклары
20 августка каршы төндә Казан-Яшел Үзән юлында Яңа Чуаш авылыннан ике чакрымда табылган янган машинада булган дүрт кешенең кемнәр булганы ачыкланды. Аларның икесе 1985 һәм 1988 елларда туган Казанда яшәгән элек хөкем ителгән кешеләр. Өченчесе - 1980 елда туган Үзбәкстан ватандашы, дүртенчесе - Төмән өлкәсеннән 1985 елгы бер кеше. Аларның барысы да радикаль исламчылар булган, дип хәбәр ителә. Татарстан эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте аларның исемен атаудан баш тартты.

Шартлаган ВАЗ-2110 машинасында кичә өч кеше булды, дип хәбәр ителгән иде. Аннан 50 метрлык тирәдә машина калдыклары, шулай ук өч кешенең мәете, Калашников мылтыгы һәм дини китаплар табылды, дип хәбәр иткән иде Азатлыкка Татарстанда тикшерү идарәсе сүзчесе Андрей Шептицкий.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерүне дәвам итә. Террор һөҗүменә әзерлек, канунсыз корал алу, сату, саклау һәм тоту гамәлен тикшерү өчен җинаять эше ачылды. Шартлау бер килограмм тротил көчендә булган, дип фаразлана.

19 июль Татарстанның дини җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрне оештыруда шикләнелеп Татарстанда яшәүче өч кешене - Роберт Вәлиев, Рәис Миңгалиев һәм Альберт Исмәгыйлевны эзләү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG