Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рязань түрәсе мөселманнарга: "Сез православ илдә яшисез"


Рязань шәһәре үзәгендәге чиркәү
Рязань шәһәре үзәгендәге чиркәү

Рязань шәһәрендә үткән Ураза бәйрәмендә хакимият вәкиле мөселманнарны котлаганнан соң, Русия конституциясенең 14 матдәсендә язылганга каршы килеп, аларны православ илдә яшәүләрен онытмаска чакырган.

Рязань өлкәсе мөселманнарының үзәкләштерелгән диния оешмасы рәисе Рәшит Бултачеев быел Рязаньда үткән Ураза бәйрәменә биш меңләп кеше килүен әйтә. Ашханә янында булган бу чарада Рязань хөкүмәте вәкиле Владимир Коробкин да катнашкан. Рәшит хәзрәт сүзләренчә, алар мөселман бәйрәмнәренә хакимияттән түрәләрне чакырмый, ә үзләре килә.

Коробкин сүз алып, Рязань өлкәсе губернаторы исеменнән мөселманнарны бәйрәм белән котлаганнан соң, бу төбәккә Урта Азиядән килеп эшләүчеләрне күз алдында тотып, "Сез православ илдә һәм православ шәһәрдә яшисез" дип белдергән.

Рәшит хәзрәт Бултачеев
Рәшит хәзрәт Бултачеев
"Ул бу сүзләрен мөселманнарның православ илдә яшәүләрен онытмасыннар дигән ишарә белән әйтте. Болай итеп белдерү ясау ярамый, кешеләр чиркәүләр һәм тәреләр күп булган шәһәрдә православларның күп торганын болай да белә", ди Бултачеев.

Бултачеев сүзләренчә, Рязань шәһәрендәге мөселманнарның 90 процентка якыны Урта Азиядән килеп эшләүче үзбәкләр, таҗиклар. Коробкинның бу белдерүе аларга гына түгел, ә элек-электән шунда гомер кичергән татар-мөселманнарның да күңеленә хуш килмәгән. Бәйрәмнән соң ук алар бу хакта үзләренең Рязань өлкәсе мөселманнарының үзәкләштерелгән диния оешмасы сәхифәсенә язып чыккан. Коробкинның чыгышын видеога да төшереп алганнар. "Язма тиздән сәхифәгә куелачак", дип белдерде Рәшит хәзрәт. Рязань өлкәсе мөселманнары хөкүмәт вәкиленең бу белдерүен Русия конституциясенә каршы килү, аны бозу буларак бәяли.

Илнең дөп документының 14нче матдәсендә "Русия Федерациясе – дөньяви дәүләт. Бер дин дә дәүләт дине йә булмаса мәҗбүри итеп куела алмый" дип язылган һәм диннең дәүләттән аерылган булуы да әйтелгән.

"Күпчелек тарафыннан урнашкан кагыйдәләр үтәлергә тиеш"

Рязань өлкәсендә районнар белән эшләү идарәсе министрлык дип атала икән. Рәсми ул русча "Министерство по делам территориальных образований Рязанской области" дип атала. Бу эшкә җитәкчелек итә торган министр да бар. Мөселманнар бәйрәмендә катнашкан министр урынбасары Коробкин Азатлык радиосына да Русиянең православ дәүләт, ә Рязаньнең православ шәһәр булуын дәлилләргә тырышты. Үз сүзләренең Русия конституциясенә бернинди хилафлык китермәвен дә белдерде.

Рязаньда Ураза бәйрәменә җыелган мөселманнар
Рязаньда Ураза бәйрәменә җыелган мөселманнар
"Алар үзләрен православ шәһәрдә яшәмибез дип уйлыймени? Шәһәрдә яшәүчеләрнең 98 проценты руслар һәм үзләрен руслар дип санаучылар. Монда яшәүчеләрнең күпчелеге үзләрен православ христианнарга кертә. Бу сүзләр башка чит илләрдән килгәннәр монда эшләгәнгә һәм яшәгәнгә күрә, алар кануннарны үтәсеннәр өчен әйтелгән иде. Ул гына да түгел, алар күпчелек тарафыннан урнаштырылган кагыйдәләрне дә үтәргә тиеш. Ә бездә халыкның күпчелеге христианнар.

Бөтен кеше дә үтәргә тиеш дәүләт кануннары бар. Нәкъ менә шуны күз алдында тотып, сез православ шәһәрдә яшисез, дип әйтелде дә. Мин: “Сез үзегезнең православ шәһәрдә яшәгәнегезне онытмагыз”, дип әйттем. Бу шәһәрнең кануннарын һәм шул исәптән рухи кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк", ди Коробкин.

Коробкин "рухи кагыйдәләрне дә үтәргә" дип әйткәч, мөселманнар да христианнарның кагыйдәләрен үтәргә тиеш булып чыга түгелме? Коробкин тагын үзенең “Русияне православ дәүләт” дип атавын конституциядә язылганнар белән бернинди каршылыкка да килмәвен әйтте.

Коробкин үз чыгышының мөселманнар күңеленә хуш килүен әйтә. “Әгәр ошамаган булса, Ураза бәйрәмендә чыгышлар тәмам булганнан соң диндарлар бу хакта килеп әйтерләр иде”, ди.

Рәшит хәзрәт Бултачеев Коробкинның бу фикерен өлкә губернаторы Олег Ковалев җиткерергә теләвен белдерде. Әмма губернатор мөселман оешмалары башлыклары белән бер генә тапкыр да очрашып карамаган.

Азатлык радиосы губернатор Олег Ковалевтан Коробкинның белдерүенә аңлатма сорап хат җибәрде. Бу хатка Рязань өлкәсенең мәгълүмат министры Ольга Чуляева җавап бирде.

“Олег Ковалев беркемгә дә үз исеменнән чыгыш ясарга кушмады. Бу хәл уңаеннан ул тикшерү үткәрергә кушты. Әгәр чыннан да бу хәл булган булса, хезмәткәр җавапка тартылачак”, дип белдерелә әлеге җавапта.
XS
SM
MD
LG