Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Казан йортларыннан граффити рәсемнәрен бетерергә кушты


Казанда "Like It. Art" фестивале вакытында бизәлгән йортларның берсе
Казанда "Like It. Art" фестивале вакытында бизәлгән йортларның берсе
Казан прокуратурасы Татарстанда 17-22 июль көннәрендә узган Like It.Art граффити һәм урам сәнгате фестивале вакытында йортларга ясалган рәсемнәрне бетерергә кушты.

Казан башкарма комитеты башлыгы А.Песошинга “әлеге гамәл шәһәрне тәртипкә салу кануннарын боза, гаепле булганнарны табарга һәм киләчәктә канун бозу очракларының булмавы өчен чаралар күрергә” дигән күрсәтмә җибәрелгән.

Әлеге канунны бозган кешеләр 2-3.5 мең сум, рәсмиләр 15-30 мең, ширкәтләр 200-500 мең сумга кадәр җәзага тартыла ала. Моннан тыш шәһәр хакимиятләренә биналарны “чистартып” элекке хәлгә кайтарырга кушылган.

Стрит-арт фестивале Казанның үзидарә органнары ярдәме белән оештырылган иде. Башкаладагы 27 бинага төрле граффити рәсемнәре ясалды.
XS
SM
MD
LG