Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ яшьләр коралга үрелә


Сугышчан православ көчләр корал белән эш итәргә өйрәнгәндә, Тикшерү комитеты нациларга карата нәфрәт уятучыны җавапка тарта.

Петербурдагы “Империя легионы” исемле, хәрби экспансияне ачыктан-ачык рәвештә үз максаты итеп күрсәтүче төркем урыс яшьләрен кораллы бәрелешләргә әзерли башлый. Төркем җитәкчесе Денис Гариев фикеренчә, “Русияне коткару өчен хәзер һәрбер урыс ир-аты, һөнәре һәм тормыш рәвеше нинди булуга карамастан, сугышчы булырга тиеш.

Бу төркем үз эшчәнлеген инде күптәннән алып бара. Петербудагы бер милләтче журналистның, нигә “легион” һәм нигә “империя” дигән соравына Денис Гариев: “Империя легионы” исеме очраклы рәвештә генә килеп чыкмады. Без урыс монархистлары буларак империя урыс халкы үсешенең табигый һәм бердәнбер юлы дип исәплибез. Урысларның Евразия җирләрендә рухи, хәрби һәм икътисади басып алулары – бу православ цивилизацияне җәелдерү миссиясе генә түгел - бу халыкның үз-үзен яклау һәм саклау ысулы. Хәзер экспансиянең киресе бара, без җирләрне, халкыбызны, мәдәниятебезне югалта барабыз, моны туктатырга кирәк", дип җавап биргән иде.



“Империя легионы”ның 1 сентябрьдән башланачак күнегүләрендә кул сугышына да, кешеләргә пычак белән кадарга да, төрле утлы кораллардан атарга да өйрәтәчәкләр.


Беренче православ полк урысларны сакларга әзерләнә

Үзләрен Күктәге көчләр җитәкчесе Архангел Михаил исемендәге беренче православ полк сугышчылары дип атаучылар исә беренче хәрби күнегүләрен бу елның 22 июлендә үткәрде. Хәрби күнегүләрнең башында да, ахырында да православ гыйбадәтләр оештырылган. Бу полкның максаты тәре йөрешләрен, православ динен һәм урыс ватандашларны саклау, диелә.


Әле генә урыс православларның Мәскәүдәге “Изге Русь” хәрәкәте җитәкчесе Иван Отраковский Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә православ дружиналар төзелүен игълан иткән иде. Урамнар буйлап йөриячәк дружиначылар православ динен һәм православ тәртипне саклаячак диелә.

“Без - ак аюлар һәм без монда тәртип урнаштырачакбыз”

Ул арада, җирле хакимият тарафыннан гына да миллионнарча сум акча (2003 елдан бирле 160 миллион сум, 2012 елда 15 миллион сум) һәм аммуниция ярдәме белән казак көчләре ныгытыла барган, аның саен милләтара киеренкелек арта барган Ставропольдә бер җирле кораллы төркем инде “тәртип урнаштыруга” кереште дә. 22 августта Ставропольнең Южный базарына кораллы берничә кеше килеп анда җиләк-җимеш сатучы таҗик, үзбәк һәм әрмәннәргә ата башлый. Нәтиҗәдә яраланган биш кеше хастаханәгә алып кителә. Төрле чыганаклар яраланганнар санының күбрәк булуын да белдерә. Базардагылар әйтүенчә, ут ачучылар “Без – ак аюлар, без монда тәртип урнаштырачакбыз”, дип кычкырган.

Нациларга карата нәфрәт өчен җинаять эше

Урыс булмаганнарга карата нәфрәт итүче милләтче төркемнәр үз эшчәнлекләрен ачыктан-ачык киңрәк җәелдерә барганда, хакимиятнең дә андый төркемнәргә карата мөнәсәбәте яхшыра бара кебек. Моңарчы такырбашлар еш кына милләтара нәфрәткә нигезләнгән җинаятьләрдә гаепләнгән булса, бу атна башында Владимир өлкәсенең тикшерү комитеты наци идеяләрен алга сөрүче такырбашларга карата нәфрәт уятуда гаепләп 27 яшьлек бер егеткә җинаять эше ачты.

Антифа хәрәкәте әгъзасы Андрей Иванов фашизмга каршы төркемнәрнең концерт чыгышлары һәм алар белән интервьюлар язылган видеоязманы интернетка чыгарган булган. Тикшерү комитеты исәпләвенчә бу фильм милләтче такырбашлар социаль төркеменә карата нәфрәт уята һәм аларга карата дошманлыкка өнди икән. Андрей Иванов исә, бернинди өндәүләр юк, фильм бары тик җәмәгатьчелекне шундый субкультура булуы белән генә таныштыра ди.
XS
SM
MD
LG