Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ яшьләр коралга үрелә

Петербурдагы “Империя легионы” исемле, хәрби экспансияне ачыктан-ачык рәвештә үз максаты итеп күрсәтүче төркем урыс яшьләрен кораллы бәрелешләргә әзерли башлый. Төркем җитәкчесе Денис Гариев фикеренчә, “Русияне коткару өчен хәзер һәрбер урыс ир-аты һөнәре һәм тормыш рәвеше нинди булуга карамастан, сугышчы булырга тиеш. “Империя легионы”ның 1 сентябрьдән башланачак күнегүләрендә кул сугышына да, кешеләргә пычак белән кадарга да, төрле утлы кораллардан атарга да өйрәтәчәкләр.

XS
SM
MD
LG