Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары: "Дин милләтне саклаудан туктады"


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында дин һәм милләт турында сөйләшү узды.

ТИҮнең чираттагы утырышы узган Ураза бәйрәме уңаеннан дини тема белән башланды. Уфаның Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачурин сүзләренчә, Ураза бәйрәмнәрендә халык мәчетләргә сыймый урамнарда ташкын булып ташкан. Бу мәчетләр җитмәү хакында сөйли.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Вил Латыйпов Ураза бәйрәменә килүчеләрнең күпчелеге җирле мөселманнар булмый, гастарбайтерлар икәнлеген билгеләде. Аның сүзләренчә, алар шактый тәртипсез һәм үзләрен агрессив тота. Алар этешә, төртешә. Ямьсез сүзләр әйтергә дә күп сорамый. Мөфти һәм имамнарның вәгазьләрен татарча укуларына ризасызлык белдерә. Мәчетләрдәге элекке тәртипләрне сагынып сөйләргә генә калды.

Бу фикерләргә Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Рәмил Хөсәенов та кушылды:

Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов
“Мәчетләрдә яки урысча яки гарәпчә генә ишетергә мөмкин. Анда татарлык юк. Мәчеткә йөргән кеше урыслаша һәм гарәпләшә. Заманында дин милләтне сакларга булышлык иткән. Бүгенге көнне ул миллилеккә уңай йогынты ясамый диярлек. Мәгариф хакимият кулында, анда милли телләрне кысрыклап чыгару бара. Ислам руханиларыбыз диннең милләте юк диләр һәм шул ук вакытта урысча вәгазьләр сөйләп урыслаштыру тегермәненә су коялар. Бу шартларда безнең диниләр үз йортларында гына гыйбадәт кылса, үзләре җыелып мәхәлләләр оештырса, алардан ваһһабит ясаячаклар. Дин аша татарлыкка хезмәт итү ваһһабичылык, иҗтимагый оешмалар аша эшләү милләтчелек һәм экстремистлык дип бәяләнә”, диде Рәмил Хөсәенов.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов сүзләренчә, Казанда булган шартлаулардан соң ислам дине ниндидер куркыныч, террорчыл төс алып бара. Аны шулай итеп күрсәтергә тырышалар. Бу шартларда вакыйгаларны дөрес бәяләп, диниләр белән ниндидер чаралар үткәрергә, аларның даирәсенә үтеп керергә, миллилекне кертү юлларын уйларга кирәк.

Утырышта ниндидер карарлар кабул ителмәде. Сөйләшү алдагы утырышта дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG