Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд белән очрашты


Бүген Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов башкалада сәфәрдә булган Халыкара студент спорты федерациясе - FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд белән очрашты.

Бу көннәрдә бер төркем FISU вәкилләре Казанда сентябрь аенда федерациянең башкарма комитеты утырышын һәм иң яхшы спорт федерацияләрен бүләкләү чарасын оештыруга әзерлек барышын тикшерә.

Федерация вәкилләре шулай ук Универсиаданы әзерләгән "Казан 2013" башкарма идарәнең эше белән таныша.
XS
SM
MD
LG