Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер яшьләре Казанга яшьләр форумына әзерләнә


Сембердәге "Яңа дулкын" яшьләр оешмасы вәкиле Гүзәл Рахматуллина
Сембердәге "Яңа дулкын" яшьләр оешмасы вәкиле Гүзәл Рахматуллина

Казанда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына Сембер яшьләре дә барырга җыена. Алар киләчәк турындагы хыялланып, үткәннәргә хисап тотачак.

Ульяновски өлкәсеннән барлыгы 16 кеше барачак, аларның 14е “Яңа дулкын” оешмасыннан, тагын икесе “Татар яшьләр үзәге”ннән чакырылган.

Казанга барып алар үзләре кебек милли активистлар белән танышырга, фикер алышырга ашкынып тора. Быелгы Татар яшьләр җыенында Сембер вәкилләре соңгы ике елда башкарган эшләргә хисап тотарга тиеш.

Мактанырлык эшләр

Сембердә үткән "Татар гүзәле-2010" бәйгесе җиңүчеләре
Сембердә үткән "Татар гүзәле-2010" бәйгесе җиңүчеләре
“Азатлык”ка җирле блогер Рафаэль Девятаев сөйләгәнчә, ике оешма катнашлыгында оештырылган “Татар гүзәле 2010” бәйгесе милли тормышның иң күркәм вакыйгаларның берсе булды, мөселман яшьләр арасында футбол ярышы үтте. Анда җыелган акча райондагы интернат балаларына спорт киемен алып бирүгә тотылды. Шушы ике еллык арада “Яңа дулкын” оешмасы үз форумын үткәрде, Татар яшьләр үзәге 5 еллыгын бәйрәм итте. Болар хакында Сембер делегатлары Казанда хисап тотарга җыена.

Җыенга барыр алдыннан форум җитәкчелеге аларның дөньяга карашлары, уй-хыяллары турында белеште. Яшьләр форумга барыр алдыннан "2020 елда татар яшьләре"н ничек күз алдына китерү турында эсселар язырга тиеш иде.

2020 елда Иске Кулатка Көнбатышка нефть сатса...

“Татар яшьләр үзәге” вәкиле Надир Кәримов, мәсәлән, киләчәкне пессимистик төсләрдә күрә икән. “Глобализация шартларында татар авылларында яшьләрне күрү сирәк булыр. Татар сайманы һәм Зур Чиреклене кермичә – ислам дине көчле авыллар федераль трасса янында урнашыр (Урта Әләзән кебек). Ә кечкенә авылларга юкка чыгу яный, “Бибинур” фильмы искә төшә. Безнең өлкә яшьләренең күрше шәһәрләргә миграциясе дәвам итә. Күбрәк Казанга, азрагы Самар һәм Мәскәүгә китәчәкләр.

Татар яшьләр оешмаларында күбрәк авыллардан килгән активистлар булыр. Чөнки икенче һәм өченче буын шәһәр яшьләрендә милли аң сүнә бара. Шулай ук “татар исламы” булса, милли аңны дин аша саклап калып булыр”, дип яза Татар яшьләр үзәге вәкиле.

Алай да Надир Кәримов бөтенләй өметне өзми. “2020 елга татар тапшырулары күбәер. “Татарстан - Яңа гасыр” иярчен каналы аша гына түгел, гади блогчылар да татар тормышы турында хәбәрләр җибәреп барыр, татар телендә башка каналларда ТВ тапшырулар булыр, һәрберсе иярчен һәм ТВ чыбыклар аша таралыр. Татар домен зонасында Сембер татарларына икенче дәрәҗәле домен биреләчәк. Татарстан белән икътисади элемтәләр ныгыячак, “Татнефть” оешмасы Иске Кулатка районында нефть чыгара башлый һәм аны Көнбатышка сата. Шул рәвешле саф татар районы чәчәк ата башлаячак. Татар факторын исәпкә алып Русия хакимияте мәдәният үсешенә күбрәк ачка бирә башлар. Татар тарихына кагылышлы кинолар башка төбәкләрдә төшерелә башлар”, дип саный Татар яшьләр үзәге вәкиле.

2020 елда яшьләр татарча сөйләшәчәкме?

Сембердәге “Яңа дулкын” оешмасы вәкиле Венера Нуруллина киләчәкне яктырак төсләрдә күрә.

“2020 елда бөтен татар яшьләре үз телләрендә матур гына сөйләшә, эчми, тартмый. Үз тарихын саклый, һәрбер шәһәрдә, авылларда яшьләр өчен үзәкләр булачак. Шул үзәкләрдә музыка, спорт, мәдәният юнәлешләрендә түгәрәкләр алып барыла. Шулай ук психолог янына әти-әниләр һәм балалары үзенең проблемнары белән килә.

Хәзер 2012 ел бара, нинди бала үстерәбез, аларга нинди акыл кертәбез, яшьләр - шундый булачак. Шуңа күрә үз кызымны мин эшләргә, үзеннән зур кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтәм”, дип яза ул үзенең эссесында.

Бер оешмага да кермәгән Сембер татар яшьләр тормышы турында блог алып бара торган Рафаэль Девятаев исә иярчен каналда киләчәктә татар тапшырулары күбәер, татарча сөйләүче җирле каналлар да артыр, татарча спорт каналы ачылыр дип көтә.

Бөтен дөнья татар яшьләре форумы Казанда 27-31 августта үтә. Анда барлыгы 800 делегат һәм кунакның катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG