Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Алеппо халкы ипигә чират торганда һәлак була


Халыкара хокук яклаучыларының Amnesty International оешмасының яңа хисабында, Сүриянең Алеппо шәһәре халкы "коточкыч көч куллануга" шаһит булды, дип белдерде.

Үлемнәрнең күбесе хөкүмәт көчләре гамәлләре аркасында була, дип хәбәр итте оешма. Ләкин гыйсьянчылар һөҗүмнәрендә дә кешеләр күпләп үлә, диелгән яңа хисапта.

Amnesty International хәбәр итүенчә, тыныч халык еш кына ипи, су кебек көндәлек кирәк-яраклар алырга дип чиратта торганда һөҗүмнәрдә үлә.

Бүген илнең төрле шәһәрләрендә көч куллануда 77 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG