Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

Айрат Шакиров: "Тоткарлау урынында хокукларым бозылды"


19 июльдә Казанда дин әһелләренә һөҗүмнәр булган көнне тоткарланган һәм 16 августта иреккә чыккан Айрат Шакиров 22 августта журналистлар белән очрашып үзенең кичергәннәре турында сөйләде.

Татар иҗтимагый үзәгендә оештырылган матбугат очрашуы сорау-җавап рәвешендә үтте. Моңа кадәр Биектау районы үзәк мәчетендә имам булып эшләгән Айрат Шакиров (Гомәр хәзрәт) башта урысча сөйләде, аннан "Азатлык" радиосы сорауларына татарча җавап бирде.

– Сезне 19 июльдә ни өчен тоткарладылар?

– Бу хәл үземә дә караңгы. Мине тоткарлаганда бу хакта сорасам да, беркем дә ни өчен тоткарлануым турында әйтмәде. Мөгаен, Илдус хәзрәт бу һөҗүмнәрне мин оештырган булуы турында уйлавын әйткәндер, шуңа күрә мине тоткарлаганнар дип уйлыйм.

– Мөфти белән сезнең арада берәр аңлашылмаучанлык бар идеме әллә?

– Мин гади ватандаш буларак үзебезнең рухи лидерыбыз алып барган сәясәткә генә каршы чыктым. Чөнки аның бу сәясәте республикадагы вазгыятьне тотрыксызландыра иде. Аның сәясәтенә каршы чыгуым нәтиҗәсендә мине Биектау үзәк мәчетендәге вазифамнан китергә мәҗбүр иттеләр. Мөфти фикерләре белән санлашмавым мөгаен бу һөҗүмнәрне минем оештыруымнан шикләнүгә китергәндер. Әмма минем мөфтигә карата бернинди шәхси дошманлыгым да юк. Мин аның бары тик кылган гамәлләренә карата үз фикерләремне генә әйттем. Мин хәтта шул ук көнне аның янына хастаханәгә барып хәлен белешәсе идем, әмма барып өлгерә алмадым, шул ук көнне тоткарландым.

– Тоткарлау изоляторы турында ниләр әйтер идегез?

– Бу урынны мин урта гасырдан калган бер урын дияр идем. Анда яшәү бик куркыныч. Кеше сәламәтлегенә һәм психикасына бик көчле тәэсир итә торган. Саф һава керер өчен уч төбе хәтлек кенә бер тишек бар. Бәдрәф шул ук бүлмәдә. Изоляторда эшләүчеләр тоткарланучыларга карата начар мөгамәләдә тора. Бик көчле басым ясала. Бу сүзләрне мин үземне җәлләсеннәр өчен әйтмим. Әмма мин шаккаттым. Үз хокукларымны таләп итә башлагач, прокуратурадан да, хокук яклау оешмаларыннан да килә башладылар. Әлбәттә, моның өчен "Азатлык "татар яшьләре берлеге егетләренә дә рәхмәтлемен. Шуннан соң хәл бераз үзгәрде.

Мин тоткарланган кеше булсам да, минем хокукларымны барыбер беркем дә боза алмый бит. Анда бернинди дару да, гариза язарга теләсәң чиста кәгазь бите дә бирмәделәр. Аптырагач ачлык игълан иттем. Ике көннән соң 1нче санлы тикшерү изоляторына күчерделәр. Изоляторда миннән ДНК үрнәкләре алдылар һәм киемнәремне каядыр алып киттеләр.

– Изоляторда сезгә карата җәберләүләр булдымы?

– Берничә мәртәбә миңа карата көч кулландылар. Кул белән суктылар. Мин бу хәлләрдән соң Татарстан прокуратурасына ике шикаять яздым. Өч көн эчендә җавап килергә тиеш булса да, бернинди дә җавап килмәде.

– "Минем гаебем юк, нахакка утырттылар" дисез, моның өчен компенсация сорарга уйлыйсызмы?

– Без компенсация таләп итәргә мәҗбүр. Әгәр болай эшләмәсәк, бу хәлләр тагын да дәвам итәчәк. Ни өчен мин анда 15 кг га ябыгырга, сәламәтлегемә зыян китерергә тиеш? Ни өчен бу вакыт эчендә гаиләм авырлыклар кичерергә тиеш? Ни өчен минем гаебем юк икән миннән гафу үтенү булмады?

– Изоляторда туклану ягы ничек иде?

– Әйбәт дип әйтмәс идем. Эткә түгел, хәтта дуңгызга да андый ризык бирмиләрдер. Кайбер көннәрдә ризыклар әчи башлап өстендә күбекләр чыга башлый иде. Изоляторда 1 сәгать кенә калу да үзе бер газап дип әйтер идем. Ни өчен андагы хәлләрне эчке эшләр министрлыгы каршындагы җәмәгать оешмалары барып тикшерми икән? Һава җитми, ризыклар начар. Андагы антисанитарияне әйтеп тә тормыйм. Анда яшәүче тоткарланучылар ни генә эшләсәләр дә, алар бит барыбер ватандашлар!

– Сез кабат Биектаудагы мәчеткә эшкә кайтачаксызмы?

– Анда белмим, кайчан кайтырмын. Әмма мине берничә җиргә чакыргаладылар. Бүгенгә кадәр мин Биектаудагы үзәк мәчеттә сайлап куелган имам. Аннан бары тик каты басым булганга күрә генә үз теләгем белән киттем. Биектауга чакырсалар, кабат үз эшемә кире кайтачакмын .

– Үзегезне тоткарлауда кемне яисә кемнәрне җаваплы тотасыз?

– Беренчедән, мөфтият әһелләрен. Чөнки мин аларның күрсәтмәсе белән ябылдым. Икенчедән, экстремизмга каршы көрәш үзәген (ЦПЭ) җаваплы тотам.

– Сез бүген русча ясаган чыгышыгызда "Татарстанда ваһһабчылык юнәлеше юк" дип әйттегез. Әмма иминлек хезмәткәрләре республикада ваһһабчылык бар дип белдерә?

– Әл-Ваһһаб дигән сүз – ул Аллаһы Тәгаләнең бер исеме. Ул – бүләкләүче дигән сүзне аңлата. Ваһһабчылык сүзенең кайдан килеп чыгуына мин шаккатам. Моны бит органнар иң баштан аңлатырга тиешләр. Әмма беркем берни аңлатмый. Нацистлар мондый, кеше ашаучылар тегенди дип җентекләп аңлатыла бит югыйсә. Ә ваһһабчылык турында бернинди мәгълүмат бирелми. Кемнәр соң алар ваһһабчылар? Аларның составына кемнәр керә? Бу турыда беркем берни аңлатмый. Мин исә моның махсус уйланып чыгарылуына ышанам. Һәм Татарстанда мөселман дине таралуга, безнең милләтебез, безнең Татарстаныбызның чәчәк атуына каршы булган кешеләрнең моны уйлап чыгаруларына ышанам.

* * * *

“Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин оештырган матбугат чарасы бер сәгатькә якын барды. Анда журналистлар белән беррәттән, шәһәр хакимиятеннән дә вәкилләр катнашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG