Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә төрки дәүләтләр финанс һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килеште


Азәрбайҗан премьер-министры Артур Рашизадә (с), Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев һәм Төркия президенты Абдулла Гүл (у) килешүләргә кул куя
Азәрбайҗан премьер-министры Артур Рашизадә (с), Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев һәм Төркия президенты Абдулла Гүл (у) килешүләргә кул куя
Бишкәктә бүген узган Төрки дәүләтләрнең II саммитында Кыргызстан, Казакъстан, Азәрбайҗан һәм Төркия арасында финанс хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, Төрки дәүләтләрнең хезмәттәшлек шурасы академиясен төзү турында килешенде. Шулай ук саммитта катнашучылар төрки мәдәният һәм мирасны саклау һәм үстерү фондын булдыру турында килеште.

Өч ил җитәкчеләрен кунак иткән Кыргызстан президенты Атамбаев, очрашуда шулай ук бу илләрдәге транспорт өлкәсе турында да сүз булды, дип белдерде.

Төрекмәнстан исеменнән саммитта кунак буларак Фәннәр академиясе президенты Корбанморат Мезилов катнашты.

Төрки дәүләтләрнең чираттагы саммиты 2013 елда Азәрбайҗанда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG