Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус парламентында 110 урынга 362 намзәт дәгъва итә


Беларус үзәк сайлау комиссиясе киләсе айда үтәчәк парламент сайлауларында катнашыр өчен 362 намзәт теркәлде, дип хәбәр итте. 23 сентябрь көнне халык 110 урынлык парламентны сайлаячак.

124 кеше теркәлә алмаган, җиде намзәт үз теләкләре белән сайлауалды кампаниясендә катнашудан баш тарткан. Теркәлә алмаган намзәтләр арасында оппозициядәге сәясәтче Александр Милинкевич бар. Үзәк сайлау комиссиясе Милинкевич җыйган имзаларның күп өлешенең ялган булуын һәм намзәтнең табыш һәм милке турында мәгълүматнең дөрес булмаганын белдерде.

Милинкевич бу карарның сәяси булганын әйтеп комиссияне мәхкәмәгә бирәчәген хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG