Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Абдулатипов милләтчел белдерүләр ясаган түрәләрне җавапка тартырга тәкъдим итә


Дәүләт думасы депутаты һәм Русия халыклар ассамблеясы рәисе Рамазан Абдулатипов төбәк һәм шәһәр башлыкларының милләтчел белдерүләре өчен җавапка тартылу турында канун өлгесен әзерләгәнен белдерде.

Моның сәбәбе итеп август башында Краснодар крае губернаторы Александр Ткачевның Төньяк Кавказдан килүчеләр турында сөйләп, аларны Кубаньнән "кысрыклап чыгарырга кирәк" дигән сүзләре китерелә.

"Моның өчен җинаять кылган кебек җавап тотарга кирәк. Икенчедән, андыйларны вазифадан алырга һәм күпмедер вакыт җитәкче урыннарда эшләүне тыярга. Чөнки Русия кебек илдә милләтара низаг тудыручы кеше үзе генә, иң яхшысы аерым камерада эшләргә тиеш", диде Абдулатипов.

XS
SM
MD
LG