Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мукшылар Русия халыклары белән берләшүне бәйрәм итә


Саранскида "Русия белән мәңгегә" исемле һәйкәл ачылды
Саранскида "Русия белән мәңгегә" исемле һәйкәл ачылды
Бу атнада Мордовия башкаласы Саранскида мукшыларның Русия халыклары белән берләшүнең меңьеллыгы зур мәдәни чаралар белән билгеләнә.

Бүген чараларның икенче көнендә Русия халыклары һәм мукшыларның милли аш-су күргәзмәсе, һөнәрләре һәм кул эшләре күргәзмәсе үтә. “Русия белән мәңгегә” исемле яңа һәйкәл янында Олег Газманов, "Эскадрон" төркеме, Николай Расторгуев һәм "Любэ" төркеме чыгышлары булачак. Кичен Совет мәйданында яшьләрне ди-джей Руслан Нигъматуллин биетәчәк, бәйрәм салют белән тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Шимбә көнне Саранскиның төрле мәдәни йортларында мари, чечен, рус, удмурт, кабарда-балкар халыкларының иҗади төркемнәре чыгышлары көтелә.
XS
SM
MD
LG