Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татвоенкоматның кеше үлеменә җавабы бер"


Илназ Галимуллинның 2009 елда төшкән сүрәте
Илназ Галимуллинның 2009 елда төшкән сүрәте

Татарстан хәрби комисариатында егетләр үлеменә йә кызы белән ачуланышкан, йә гаиләсендә низаг булган дип кенә сәбәп табалар, ди июль ахырында Татвоенкомат тәрәзәсеннән сикереп хастаханәдә вафат булган Илназның әнисе Эльмира Галиуллина.

Галиуллина сүзләренчә, үзләре гаепле булып калмасын өчен, хәрби комиссариат улының үлеменә китергән башка сәбәпләрне тикшертергә теләми. Шуңа күрә җинаять эшен ачмау карары чыгарылган булган. Бу эшкә Казан хокук яклау үзәге керешкәч кенә 23 июльдә Татарстандагы тикшерү идарәсе әлеге карарны кире какты. Тикшерү башланды.

– Эльмира ханым, ә ни өчен җинаять эше кузгатырга теләмәгәннәр?

– Татарстан хәрби комиссариатында (Татвоенкомат), ул тыныч иде, беркем белән дә низагка кермәде һәм без мондый хәл килеп чыгар дип уйламадык та, дип баралар. Алар шаһитларны да чакырып әйбәтләп сорашмаганнар.

аңлатмалар әйтеп торып яздырган кебек
Минем улым белән бергә 12 кеше булган, алар барсы да бер үк әйберне язалар. Аларның аңлатмалары бергә утыртып, әйтеп торып яздырган шикелле. Бер-берсенекенә бик ошаган. Улым хастаханәгә алып барганда әле аңында булган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләреннән дә аңлатмалар алып тормаганнар. Минем туганнарым үзләре бу хезмәткәрләрне табып сөйләшкән. Алар белән сөйләшеп, аңлатмалары элекке тикшерү эшенә кертүне кирәк санамаганнар. Хәзер менә тагын тикшерү эше бара. Бу юлы ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен дә сораштырырга дигән карарга килгәннәр.

– Әни күңеле сизә бит, сез үзегез ни булган дип уйлыйсыз соң?

– Анда нидер булган. Мин ул үзе сикерде дигән сүзләргә ышанмыйм. Анда барсын да видео язып барган дип әйтәләр. Әмма тикшерүче сүзләренчә, барсы да ачык күренми. Анда тәрәзә кырыенда тагын башка берәүнең булу-булмавы күренми икән.

– Улыгыз Татвоенкоматта ничә көн булды?

– 27 июль көнне хәрби хезмәткә алынган иде, аннары шул ук көнне кич өйгә җибәрделәр. 28е көнне иртән анда барды ул, анда кунды һәм 29ы көнне төштән соң өч туларга 15 минутта бу хәл булды.

– Улыгыз белән телефоннан сөйләшү мөмкинлеге бар идеме?

– Әйе, сөйләшеп тордык. Мин көндез бер тулганда аңа шалтыраткан идем, ул: "Әнием, мине бер бүлмәгә чакырдылар, тагын өйгә кайтырга рөхсәт кәгазе бирә торганнардыр, мин соңрак үзем сиңа шалтыратырмын", диде. Бераздан аңа шалтырата башладым, ә телефоны сүндерелгән иде. Ул телефонын беркайчан да сүндергән юк иде, шуннан соң без нәрсәләр булганын белмибез.

– Эльмира ханым, җинаять эше ачмау карарын кире кагу өчен кем ярдәм итте?

– Элекке күршебез, мин әле ул вакытта авыр хәлдә итем, ул Казан хокук яклау үзәгенә шалтыратып улымны сигез ел яхшы белүен, аның андый адымга барырдай кеше булмавын хәбәр иткән. Шуннан соң үзәккә мин бардым, алар бу эш артыннан йөри башлады.

– Сез мондый хәлгә дучар булган егетләрнең әти-әниләре белән элемтәгә кермәдегезме? Соңгы вакытта мондый хәлләр еш булып тора.

– Юк. Хәлем бик авыр иде. Мин өченче көн генә эшкә чыга башладым. Бу бит башка сыймаслык хәл. Әлегә кадәр беркем белән дә элемтәгә кергәнем юк. Уйлап карагыз инде, 20 яшькә кадәр үстергәч, үзе армиягә барам дип йөргән баланы менә шулай итеп кире кайтарсыннар да, ананың нинди хәлдә булуын.

Ул үз теләге белән хәрби хезмәткә китәргә теләгән иде. Ул ТИСБИның юридик көллиятен бетерде. "Армиягә барам, аннан хокук саклау хезмәтенә эшкә урнашам, читтән торып укуымны дәвам итәм", дип йөрде.

Мин бик аптырыйм. Аңа ул көнне дүрт көнгә өйгә кайту мөмкинлеге биргән булганнар. Бер сәгатьтән өйгә кайтырга тиеш булган, нигә сикерсен ул? Монда бернәрсә дә аңлаешлы түгел.

– Соңгы вакытта мондый хәлләр ешаеп китте. Кайбер егетләр хәрби хезмәттә үтерелә. Хәрби комиссариатның ишеген ачып кергән кеше хәрби хезмәтен башлаган дип тә санала. Мондый аянычлы хәлләрнең булуына каршы тору өчен, бәлки, "Комитет солдатских матерей" кебек, Татар хәрбиләре әниләре комитеты төзергә кирәктер? Хакимият тә, хәрбиләр дә мондый хәлләр булганда дөреслекне табу өчен ярдәм итми кебек.

– Мондый хәлләр беренчесе дә түгел, соңгысы да булмас, мөгаен. Мин әлегә нәрсә дип тә әйтергә белмим.

Улым минем төп терәгем иде. Ирем тугыз ел элек вафат булды. Ике бала белән калдым мин. Олы балам минем тумыштан ук инвалид. Бу улым безнең өчен иң зур ышаныч, зур терәк тә иде.

Хәрби комиссариат һаман бер үк сүзне кабатлап тора. "Кызы булгандыр аның, кызы аркасында бу хәл килеп чыккандыр", дип әйтеп торалар. Хәзер улым турында теләсә-нәрсәләр чыгаралар, теләсә-нәрсә язалар. Мин елый-елый "Вечерняя Казань"га шалтыраттым. "Оятсызлар, сез яздыгыз да аның өчен хезмәт хакы алдыгыз, ә мине шул сүзләрегез белән ничә тапкыр кадап үтердегез", дидем. Алар: "Безгә Татавоенкомат нәрсә әйтте, без шуны язабыз", диләр. Ничек авыр икәнен баласын югалткан әниләр үзләре генә белә. Газетлар дөреслекне тикшереп тормыйлар, ни әйтәләр, шуны тоталар да язалар хәзер. Бу дөньяда бер генә дөреслек тә юк.

бер үземә бөтен армия каршы чыккан
Татвоенкоматта кеше үлемен бер агымга куйганнар. Алар монда ул-бу хәл булса, барсына да ике сәбәп кенә күрсәтләр. Аның берсе - кызы белән ачуланышкан, икенчесе - гаиләдә конфликт булган. Алар үз өсләреннән төшерү өчен бүтән сәбәпләрне тикшерттермиләр. Мин шул ук көнне анда бардым. Ишекне ачып кереп утырмадым да, "кызы аркасында сикергән ул" дип әйттеләр. Мин: "Ничекләр сез шулай дип әйтәсез?" дигәч тә, бөтен сүзләремә каршы тора башладылар. Үзләренең өсләренннән гаепне төшерү өчен, бу хәл булуга ук анда булган егетләрне җыйганнар һәм аларны нидер дип кисәткәннәр, шунда ук минем улым кызы өчен сикергән дип тә әйткәннәр. Әле улым ул вакытта үлмәгән дә иде.

Без Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да яздык. Аның хезмәтеннән җавап килде. Безнең үтенеч хәрби прокуратурага җибәрелгән. Путинга да яздык. Әмма җавап булмады. Монда беркем бернәрсә тикшерми. Минем бер үземә бөтен армия каршы чыккан кебек.
XS
SM
MD
LG